Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Владимир Ленин турында ни уйлыйсыз?


22 апрельдә Владимир Ленинның туган көне. Шул уңайдан Казан урамнарында Ленинны хәтерлисезме, аның турында ни уйлыйсыз дигән сорауларга җавап эзләдек.

- Владимир Ленин тууына бүген 140 яшь. Без бәләкәй вакытта октябрятлар булып йөрдек. Аннан комсомол булдык. Мин үзем октябрьдә туганмын. “Октябрьдә туганнарның Ленин була бабасы” дигән шигырьләрне ятлап, җырлап үстек. Хәзерге көндә Ленинның эшен дәвам итүчеләр, үзе үлгәч, бәлки, ялгыш эшләр дә эшләгәннәрдер. Ләкин хәзер Ленинны хурлап йөрү дөрес дип уйламыйм.

- Миндә Ленин турында иң яхшы уйлар гына. Ул бөек кеше. Әмма соңгы чорда аның эшләрен бозып күрсәтү, кадерсезләү күзәтелә.

- Аның турында башка килгән уйлар бик күңелле түгел. Тарихта хата бар шикелле.

- Татарстанның 90 еллыгы якынлашып килә.Республиканың башлангыч чорында Владимир Ильичның да катнашы зур булганын беләм.

- Без, яшьләр башка чорда үстек. Ленин тәрбиясендә түгел. Әмма без аның кем икәнен беләбез. Ул пролетариатның юлбашчысы.

- Күп халыкларга Ленинның тәэсире гаять зур. Җир шарында яшәгән халыкларның яртысы Ленин байрагы астында бара. Кытай, Вьетнам, Азиянең көнчыгыш илләре, көнъяк Америка,Төркия дә. Бу илләрдә Ленинның сүрәтләре, китаплары сатыла. Анда Ленинны эшче халыкларның яхшы яшәве өчен җәмгыятьне үзгәртүче, көрәшче кеше дип кабул итәләр. Шуның өчен аны бик хөрмәтлиләр.

- Минемчә, Ленинның теориясе бик яхшы. Әмма Русиядә аның теориясен тормышка ашырырдай кеше юк. Коммунистлар үзләренең идеяларына хилафлык кылдылар. Хәтерләсәгез, сугыш беткәннән соң, халыкның тормышын азрак җанландырыр өчен җаваплы кеше итеп Малинковны куйганнар иде. Ул авыл хуҗалыгында эшләгән кешеләргә ярдәм итә башлагач, аны эштән алдылар.

- Ленин бабай булган, бар һәм булачак. Ленин бабай хәзер дә безнең күңелләрдә яши.
XS
SM
MD
LG