Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:05

Одесса коммунистлары Сталинга һәйкәл ясый


Украинаның Одесса шәһәрендәге коммунистлар бу ел ахырына анда Сталинга һәйкәл куярга җыена.

Украина коммунистлар фиркасенең Одесса бүлеге җитәкчесе Евһен Царьков коммунистларның хәзер җирле хакимият белән бу турыда сөйләшүләр алып баруын белдерде.

Аның әйтүенчә, һәйкәл ихтыярый рәвештә җыелган акчага ясалачак һәм 7 ноябрьдә урнаштырылачак.

Царьков һәйкәлнең күпмегә төшәчәген һәм кайда урнаштырылачагын әймәде.

Март аенда Запорожье шәһәре коммунистлары Сталин һәйкәлен 9 майга, Җиңү көненә урнаштырачакларын белдергән иде.

Хакимиятләр моңа киртә куймауларын “каршылыклар чыгарудан саклану” белән аңлатты.

XS
SM
MD
LG