Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бельгия пәрәнҗәне тыярга мөмкин


Бельгиянең вәкилләр пулаты пәнҗешәмбе көнне пәрәнҗә киюне тыю турында канун өлгесенә тавыш бирә. Мөслимәләрнең йөзләрен каплаучы киемгә каршы канунны “Реформа хәрәкәте” уңчылар партиясе тәкъдим итте. Халыкара хокук яклау оешмалары әлеге канунны хупламаска чакыра.

Бельгия тиздән пәрәнҗәне тыючы беренче Европа иле булырга мөмкин. Парламентта хупланса әлеге канун инде быелның июлендә үк гамәлгә керәчәк.

“Җәмәгатьчелек әлеге карарны тулысынча хуплый. Депутатлар башлангычы июльдә үк канун булыр һәм барлык җәмәгатьчелек урыннарында, шул исәптән урамда да үтәлә башлар дип өметләнәбез”, ди “Росбалт”ка Бельгия парламентының эчке эшләр комитеты вәкиле Лин Дейрик.

Канун кабул ителгән очракта җәмәгатьчелек урынына пәрәнҗә киеп килгән хатын-кызга 15тән алып 25 еврога кадәр акча түләү яки бер атнага кадәр төрмә җәзалары яный. Җәзаның кайсысын бирәсен хөкемдар хәл итәчәк.

Башка кайбер илләр дә пәрәнҗәне тыймакчы

Бельгиягә күрше Франция һәм Нидерландта да тиздән шундый хәл кабатланырга мөмкин. Шулай ук Швейцария һәм Австрия сәясәтчеләре дә киләчәктә пәрәнҗәне тыю турындагы канунның кабул ителергә мөмкинлегенә ишарәләде.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Франция президенты Николя Саркози парламент вәкилләре белән очрашу вакытында Франциядә йөзне каплаган мөселман киемендә йөрүчеләр булмаска тиеш дигән иде.

“Бу безнең кыйммәтләргә каршы килә” диде ул.

Әлбәттә, бу мәсьәләдә төрле бәхәсләр дә туды. Берәүләр мөселман киемен кануни нигездә бөтенләй тыярга кирәк дисә, икенчеләре йөзне каплый торган киемне генә истә тотарга чакырды. Шулай ук башта сүз дәүләт оешмалары турында гына барса, азакта инде барлык җәмәгатьчелек урыннарында, шул исәптән урамда да дигән фикер яңгырады.

Һәм нәтиҗәдә Франциядә канун нигезендә җәмәгатьчелек урыннарында пәрәнҗә киюне тулысынча тыю карарына килделәр.

Франциядә әлеге канун инде парламентка киләсе айда ук тәкъдим ителергә мөмкин. Әмма Франциянең Дәүләт Шурасы (илнең югары мәхкәмәсе һәм хөкүмәтнең кануннар мәсьәләсендә төп киңәшчесе)парламентка пәрәнҗәне тыю кануны белән сак булырга киңәш иткән иде. Шура белдерүендә, пәрәнҗәне тулысынча тыю Франция конституциясе һәм Европаның кеше хокуклары конвенциясенә каршы килә, диелгән.

Хокук яклау оешмалары канунга каршы

Халыкара хокук яклау оешмалары да Бельгия парламентын канунны кабул итмәскә чакырды.

Amnesty International һәм Human Rights Watch оешмалары бу мөслимәләрнең дин иреклеген боза дип белдерде.

Чөнки халыкара хокук нигезендә, һәр кеше үз динен теләгәнчә тотарга хокуклы. “Шуңа мөслимәгә пәрәнҗә киюне кануни тыю дөрес түгел”, ди Amnesty International оешмасыннан Клаудио Кордоне.

Әлбәттә ул иминлекне истә тотып кайбер ташламаларга бару урынлы дип саный. Мисал өчен кискен хәл килеп туганда шәхеснең кем булуын ачыклар өчен пәрәнҗәне салырга сорауны кануни дип билгели.

Бүленеш арта


Шулай итеп, Европада мөселман һәм мөселман булмаганнар арасында бүленеш тирәнәя. Әле 2009 елның ноябрендә генә Швейцария референдум уздырып илдә мәчет манаралары төзүне тыйган иде.

Европа Берлегенең кеше хокуклары бүлеге 2008 елның апреленнән ноябренә кадәр 14 Европа илендә уздырган тикшерү дә узган ел белән чагыштырганда өч мөселманның берсе ниндидер эзәрлекләүгә дучар булуын күрсәткән. Шулай ук ун кешенең берсе динара нигездә һөҗүмнәрдән зыян күрүен белдергән.
XS
SM
MD
LG