Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакыев әлегә Кыргызстанга кайтырга җыенмый


Кыргызстанның хакимияттән бәреп төшерелгән президенты Корманбәк Бакыев илдәге яңа хакимияткә хокукый сайлау үткәрергә ярдам итәргә әзер булуын белдерде.

Моны ул Минскида журналистлар белән очрашуда әйтте.

Бакыев тагын бер мәртәбә үзен хакимияттән читләштерүне танымавын белдерде.

Шул ук вакытта ул Кыргызстанга ил башлыгы буларак кайтырга җыенмавын да әйтте.

Корманбәк Бакыев әлегә Беларус президенты Аляксандр Лукашенко чакыруы белән Минскида тора.
XS
SM
MD
LG