Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстан Төркия белән килешүне раслауны кичектерә


Әрмәнстан парламенты дистәләрчә ел дошманлыктан соң Төркия белән мөнәсәбәтләрне нормальләштерү килешүен раслауны кичектерде.

Әрмәнстан белән Төркия дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыру һәм үзара дәүләт чикләрен ачу турында килешүне былтыр октябрь аенда имзалаган иде. Әмма әлегә аларның берсе дә килешүне ратификацияләмәде.

Узган гасыр башында Госманлы империясе чорында әрмәннәрнең күпләп үтерелүе сәбәпле ике ил арасында мөнәсәбәтләр әле дә җайлана алмый.

Әрмәнстан мөнәсәбәтләрне җайлаудан баш тармавын, әмма Төркиянең алга таба адымнарын көтәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG