Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:35

АКШ конгрессменнары Русияне асрамага бала бирүне туктатмаска чакыра


АКШ конгрессменнары Русия президенты Дмитрий Медведевны ике ил арасында балаларны асрамага алуны туктатмаска чакыра.

Демократ сенатор Кирстен Гиллибрант җитәкчелегендәге конгрессменнар төркеме Медведевтан Русия ятимнәрен американ гаиләләренә бирүне туктатмауны сорап мөрәҗәгать итте.

АКШка асрамаган алынган 7 яшьлек бер малайны үги анасы бу айда очкычка утыртып Русиягә кайтарып җибәргәннән соң Русия ятим балаларны АКШ ватандашларына асрамага бирүне туктатты.

XS
SM
MD
LG