Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:10

Һәммәсе дә Тукайга багышлана


Башкортстан татарлары бөек шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган мәдәни чаралар оештыра башлады. Г. Тукайны искә алу чаралары Башкортстан дәүләт университетында һәм Башкортстан дәүләт педагогия университетында матур кичәләр белән үтә дә башлады инде.

Хәтер чараларының кайберләре киләсе атнада төрле районнардагы татар мәктәпләрендә дә башлана. Уфадагы зур чаралар исә 65нче санлы татар гимназиясендә һәм Башкортстан дәүләт университетында оештырыла.

Аларда әдәби-музыкаль кичәләргә әзерлек күптән алып барылган. 65 нче санлы татар гимназиясендәге Тукай кичәсен укытучылар һәм укучылар, Уфадагы татар милли оешмалары белән берлектә, оештыра.

Уфа “Нур” театрында исә ике ел элек Тукайга багышлап махсус сәхнәләштерелгән “И мөкатдәс моңлы сазым” исемле спектакль кабатлап күрсәтеләчәк. Әлеге спектакльнең сценариен театрның әйдәүче актрисасы Рима Ключарева язган. Аның жанрын “спектакль-уйлану” дип билгеләгән автор. Саф спектакльдән дә бигрәк театрлаштырылган тамашаны хәтерләтә “И мөкатдәс моңлы сазым”.

Тамашачы күз алдында Габдулла Тукай тормышыннан төрле сәхифәләр гәүдәләнә анда. Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлегенә керүче милли оешмалар да Габдулла Тукайның туган көненә багышлап искә алу чарасын әзерли. Анда Башкортстан шартларында татар телен саклау мәсьәләләре дә тикшереләчәк.

XS
SM
MD
LG