Accessibility links

Артур Иделбаевны тикшерү дәвам итә


Башкортстанның Матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре идарәсе башлыгы урынбасары Артур Иделбаев мәсьәләсе Дәүләт думасына кадәр җитте. Дума депутатлары Артур Иделбаевның гамәлләрен ныклы тикшерергә куша.

Русия Дәүләт думасының Иминлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Михаил Гришанков илнең куәт оешмаларына мөрәҗәгать иткән. Ул Артур Иделбаевның чечен сугышчылары белән бәйләнештә булуын җентекле тикшерергә кирәк дип белдерә.

Бу мәсьәлә белән ул Русия баш прокуроры Юрий Чайкага, прокуратураның Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга, эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевка һәм Федераль иминлек хезмәте башлыгы Александр Бортниковка хатлар юллаган.

Дума комитеты рәисе урынбасары сүзләренчә, Артур Иделбаевны тикшерүгә аның кулына кергән бер видеоязма этәргеч биргән. Ул тасмада Артур Иделбаевның чечен сугышчылары белән очрашуы, аларга Башкортстан байрагын бүләк итүе һәм аларга гуманитар йөк тапшырылачагын әйтүе язып алынган.

Моннан тыш Дума депутаты Артур Иделбаевның Башкорт яшьләре иттифагының элекке җитәкчесе булуын, әле дә аңа йогынтысы калуын белдерә. Хәзер инде Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфасына билгеләнгәч, республика матбугатына да аның тәэсире көчле булуы әйтелә.

Гришанков фикеренчә, Артур Иделбаев эшли башлагач, республика матбугат басмаларында милләтчел язмалар чыгу арткан. Башкорт яшьләре иттифагы хәзерге көндә дә федераль үзәккә каршы булган чараларны оештыра, ди ул. Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе башлыгы Виктор Палагинга каршы быел берничә тапкыр Уфада урам җыеннарын да шушы иттифак оештырды, дип билгели Михаил Гришанков.

Артур Иделбаев исә үзенә ягылган гаепләрне кире кага. “Башкорт яшьләре иттифагы иминлек хезмәтенә каршы түгел, ә тәгаен бер кешегә ризасызлык белдерә”, дип әйтә Артур Иделбаев.

Чечен сугышчылары белән очрашуын да Артур Иделбаев яшерми, таный. “Әмма аның ни гаебе бар, - ди ул. – Минем ул очрашу рәсми төстә үтте. Без Чечняга ярдәм йөкләре илтү өчен барган идек. Ул хактагы видеоязма күптән билгеле һәм аңа карата моңа кадәр бернинди дә дәгъвалар юк иде”.

Чынлап та, 1996 елда ук булган ул очрашулар хакында республикада билгеле иде. Башкортстаннан Чечняга гуманитар йөкләр дә байтак озатылды. Монда бәйсез сәясәтчеләр фикеренчә, дәгъвалар тәгаен Артур Иделбаевка гына булмаска мөмкин. Аңа каныгу Башкортстаның башка югарырак даирәләренә дә күләгә төшерү өчен эшләнүе ихтимал.

Артур Иделбаев өстендә болытлар бу ел башыннан ук куера башлаган иде. Хәтта аның фатирына кереп куәт оешмалары тентүләр дә оештырды һәм башкорт милли оешмалары моңа ризасызлык белдереп тагын урам җыеннарын көчәйтеп җибәргән иде. Ләкин соңгы ай ярым вакыт эчендә башкорт оешмалары тынып калды, каршылык чаралары тукталды. Моны куәт оешмаларының “аңлату-тәрбия” эшләрен бик җитди алып баруы белән бәйләп кенә аңлатырга мөмкиндер, мөгаен.

Әле Артур Иделбаев Матбугат идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын үтәвен дәвам итә. Бу атнада идарә үткәргән зур киңәшмәдә дә катнашты ул һәм анда чакырылган газетлар, журналлар мөхәррирләренә төрле мәсьәләләрдә киңәшләрен бирде.
XS
SM
MD
LG