Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда милли-мәдәни мохтәрият вәкилләре җыелды


23 апрельдә Казанда Татар федераль милли-мәдәни мохтәрияте “Русиядә гражданнар җәмгыяте үсеше процессында татарларның милли-мәдәни мохтәриятләре” дигән конференция үткәрде. Аның кысаларында “Халкым мирасы” дигән тупланманы тәкъдим итү чарасы да узды.

Бу мохтәриятнең бишенче конференциясе булды. Анда Русиянең 25 төбәгендәге милли-мәдәни мохтәриятләрдән вәкилләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Бишенче конференция

Конференциядә Русиядә гражданнар җәмгыятьләре үсешендә милли-мәдәни мохтәриятләрнең роле, аларның дәүләт органнары белән элемтәләрен камилләштерү һәм 2010 елның октябрендә үтәчәк җанисәп мәсьәләләре каралды. Шулай ук мохтәриятнең уставына үзгәрешләр дә кертелде.

Конференциядә быелгы җанисәп турында җитди сөйләшүләр булды, аны үткәрүдә мохтәриятләрнең тәгаен эшләр планын төзү мәсьәләләре дә каралды.

“Халкым мирасы” – 10 аудиокитапта

"Халкым мирасы" тупланмасы
Конференция алдыннан милли-мәдәни мохтәрият “Халкым мирасы” тупланмасын тәкъдим итте.

“Халкым мирасы” 10 аудиокитаптан тора. Беренче диск “Әбием әкиятләре” дип атала, анда 15 татар халык әкияте сыйган. Икенчесенә авторлар язган әкиятләр тупланган, өченчесендә – Русия халыклары әкиятләре.

Дүртенче диск татар балалар авыз иҗатына багышлана, бишенче һәм алтынчы дискларда балаларга шигърият тәкъдим ителә. Анда Г. Тукай, Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев, Муса Җәлил, Корней Чуковский, Сергей Михалков һәм башка шагыйрьләрнең балалар өчен язган шигырьләре һәм җырлар тупланган.

Җиденче-сигезенче дисклар “Тарихлар кайтавазы” дип атала. Анда тарих битләреннән сәхифәләр урын алган.

Тугызынчы-унынчы дисклар татар халкының җыр сәнгатенә багышланган. Бу дискларда татар халык җырлары һәм популяр автор җырлары тупланган. Аларны халкыбызның мәшһүр җырчылары Рәбига Сибгатуллина, Флера Сөләйманова, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашева, Салават Фәтхетдинов башкаралар.

“Халкым мирасы” “Тамырлар” этник-мәгълүмати проект кысаларында чыгарылган. Бу проектны былтыр милли-мәдәни мохтәрият башлап җибәргән иде.

Русия дәүләт Думасы депутаты, федераль милли-мәдәни мохтәрият шурасы рәисе Илдар Гыйльметдинов бу тупланманы әзерләү турында болай дип сөйләде: “Иң беренче бу коллекцияне чыгарырга ярдәм иткән Русиянең төбәкләр үсеше министрлыгына рәхмәт әйтәсе килә. Ул бу аудио-видеоҗыентыкны эшләү чыгымнарының 90 процентын финанслады.
Илдар Гыйльметдинов


Әлбәттә, федераль министрлыкны татар халкына, татар балаларына, яшьләргә шушындый дисклар чыгаруга этәрү җиңел түгел. Шуңа карамастан, без министрлык үткәргән грантта катнашып, җиңеп чыктык һәм шушыны финанслауга миллион сумга якын акча алдык.

Шушы проектны эшләүдә катнашкан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына рәхмәтлебез. Әлбәттә, бу проектны эшләүдә, булдыруда Татарстанның фәннәр академиясе, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына иң зур рәхмәтебез”, диде Илдар Гыйльметдинов.

Бу тупланма сатылмый, аны мохтәрият татар төбәкләренә бүләк итеп эшләгән. Һәм аны шунда ук конференциядә катнашкан милли-мәдәни мохтәрият вәкилләренә өләшеп тә бирделәр. Алар бу тупланманы үзләре яшәгән төбәкләргә алып кайтып, мәктәпләргә, мәдәният учакларына, китапханәләргә тарата.

“Халкым мирасы” тупланмасы нибары 500 данә генә чыгарылган. Дөрес, әгәр җәмәгатьчелек тарафыннан хуплау тапса, тупланманы күбәйтеп чыгарачакбыз, диде Илдар Гыйльметдинов. Шуннан соң инде аны Татарстан мәктәпләрендә дә күрергә мөмкин булыр.
XS
SM
MD
LG