Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Кара диңгез флоты килешүен Думага тапшырды


Русия президенты Дмитрий Медведев Кара диңгез флотын Акъярда тоту вакытын 2042 елга кадәр озайту турында Украина белән килешүне ратификацияләү өчен Дәүләт Думасына тапшырды.

Узган чәршәмбедә Харьковта Русия һәм Украина президентлары имзалаган килешүне Русия һәм Украина парламентлары бер үк көндә, 27 апрельдә расларга җыена.

Украинада оппозиция киңкүләм протест чаралары оештырырга һәм килешүне ратификацияләүгә киртә куярга җыена.
XS
SM
MD
LG