Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наркотик куллануда гаепләнүче Тарканга 2 ел төрмә яный


Төркиянең илдән читтә, шул исәптән Татарстан белән Башкортстанда да танылган җырчысы Таркан наркотиклар сатып алуда, куллануда, саклауда һәм сатуда гаепләнә. Аңа 2 ел төрмә җәзасы яный.

Истанбул прокуратурасы аңа инде гаепләү карарын белдергән.

Тәртип саклау оешмалары белдерүенчә, Таркан бу елның мартында үз йортында 10 граммнан артык һашиш белән тотылган.

Сорау алганда ул берничә ел элек наркотиклар куллана башлаганлыгын таныган һәм дәваланырга җыенуын әйткән.

Таркан тоткарланганнан соң 3 көннән иреккә чыгарылган.
XS
SM
MD
LG