Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Кыргызстанга президент булып кайтырга җыенмыйм”


Кыргызстанның президентлыктан читләштерелгән Корманбәк Бакыев Кыргызстанга президент буларак кайтырга җыенмавын белдерде. Ул апрель башындагы урам җыеннарының хакимият алмашына китерәчәге турында һич уйламаган.


Бакыев “мин президентлыкка ябышып ятмыйм”, - диде һәм илдә вәзгыятьне тотрыклыландыруга ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

Шулай да Минскида журналистлар алдында чыгыш ясап Бакыев хакимияттән китүен әле дә танымавы турында әйтте.

Узган атнада президентлыктан китүе турында белдерү язып имзалавын тану белән бергә ул “Бакыев әле дә хокукый президент”, - диде.

Вәгъдә үтәләме?

Бакыев Бишкәктән киткәч берничә көн илнең көньягындагы тарафдарларына сыенып торганнан соң, башта Казакъстанга, бу атна башында Беларус президенты Александр Лукашенко чакыруы белән Минскига килде.

Бакыев вакытлы хакимият туганнарын саклау турындагы вәгъдәдән чигенү сәбәпле, хакимияттән китү турында язма белдерүнең дә гамәлгә кермәвен әйтте.

“Мин хакимияттән китүемне танымыйм, чөнки каршы як та килешенгән шартларны үтәмәде. Әмма бу минем президентлыктан китүемне танымыйча иртәгә Кыргызстанга президент буларак кайтырга теләвемне аңлатмый. Юк. Мин хәзер үк моңа нокта куярга телим. Мин Кыргызстанга президент буларак кайтырга җыенмыйм”, - диде ул.

Бакыев Кыргызстанда апрель башындагы урам җыеннарының хакимият алмашына китерәчәген көтмәгәнлеген әйтте.

“Инкыйлаб вәзгыятен күрсәтүче берни дә юк иде”, - диде ул.

“Кыргызстанда без инде оппозиция демонстрацияләренә ияләштек”, дию белән бергә ул узган биш елда үз хакимияте чорында илдә яшәү дәрәҗәсенең үскәнлеге, икътисадның яхшырганлыгы турында да сөйләде.

“Манас” Русиянең ачуын китерде

Кыргызстанда 7 апрельдәге хакимият алмашына кадәр төрле демонстрацияләр үтте.

Халык 1 гыйнвардан соң нык үскән бәяләргә каршылык белдерде. Шулай ук кайберәүләр инвестицияләр өчен җаваплы Бакыевның улы Максимның илдән китүен таләп итте.

Җомга көнге матбугат очрашуында Бакыев Кыргызстанда кайбер бәяләр үсешендә Русияне гаепләде. Мәскәүнең ягу-майлау чималларына таможня салымнары кертүе аны гаҗәпләндерүен әйтте.

Шулай ук ул Русия президенты Дмитрий Медведев һәм хөкүмәт башлыгы Владимир Путин “Манас” американ базасы аренда вакытын озайту карарыннан канәгать булмавын белдерде.

“Мин ни өчен сезне бу база бик кызыксындыра, анда Русиягә куркыныч тудырырлык бернинди дә корал юк дип әйттем. Шуңа да карамастан Кыргызстанда американ хәрби базасы булуы Русиянең ачуын китерә иде. Һәм бу да мөһим роль уйнады”, ди Бакыев.

Ул туганнары һәм хезмәттәшләренә карата эзәрлекләүләр булмаячак дигән вәгъдәләргә карамастан, аның туган ягы Җалал-Абадта хәлнең киресе баруын әйтә. Чәршәмбедән соң аның Әхмәт исемле бертуганы эзсез югалуын әйтә.

Кыргызстан массакүләм мәгълүмат чаралары әлеге хәлне вакытлы хөкүмәтнең дәрәҗәсен төшерергә тырышу дип язып чыкты.

Бакыев киләчәге турында әйтмәде

Кыргызстанның Минскидагы илчелеге бәреп төшерелгән Корманбәк Бакыевны илгә бирүне таләп итмәкче.
Кайберәүләр аны күпхатынлылык өчен хөкем итәргә чакыра. Бакыев Кыргызстаннан икенче хатыны, аннан туган һәм элек җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган улы һәм кызы белән киткән.

Бакыевның рәсми хатыны Татьяна Бакыева кайвакыт дәүләт чараларында президент хатыны рәвешендә күренгәли иде. Әлеге хатыныннан Корманбәк Бакыевның ике улы бар – Марат һәм Максим.

Татьяна Бакыева һәм аның ике улының кайда булуы хәзергә мәгълүм түгел.

Бакыев үзенең киләчәк планнары турында матбугат очрашуында берни әйтмәде. Атна башында ул БДБда яшәргә теләвен һәм киләчәктә бәлки уенчыклар җитештерү белән шөгыльләнә башлар дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG