Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ яшьләре интернетсыз яши алмый


АКШта уздырылган тикшерү нәтиҗәләре американ яшьләренең интернетсыз тора алмавын ачыклады.

Mэрилэнд университеты тарафыннан уздырылган тикшеренүдә, югары уку йортларында укыган студентларның кесә телефоннары, социаль аралашу челтәрләре һәм гомүм алганда интернетка мөкиббән китүе, алар булмаса үзләрен начар хис итүе ачыкланды.
Яшьләрнең интернетка бәйлелеге исерткеч эчемлек яисә наркотик кулланган кешеләргә хас симптомнар күрсәтә.

Тикшеренүдә катнашкан яшьләрдән интернеткә бәйле барлык жиһазларны кулланмау сорала. 24 сәгать эчендә бу кешеләрдә нәкъ наркотик кулланучыларда кебек төшенкелек күзәтелә. Аларның интернетка керү теләге көчәя һәм булдыралмаган очракта алар төшенкелек кичерә.

Сынаудан соң аларның үз кичерешләрен язуларын сорыйлар. Күпләр ниндедер бер җитешсезлек һәм ялгызлык хисе кичерүен әйтә. Кайберәүләр бу хиснең "әни-әтисез калуга" тиңләгән.

Шул ук тикшерү вакытында американ яшьләренең интернеттан хәбәр укымавы ачыкланган.
XS
SM
MD
LG