Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:17

Атом идарәсе башлыгы Иран министры белән очраша


Венада бүген Халыкара атом энергиясе идарәсе башлыгы Юкия Амано Иран тышкы эшләр министры Манучер Моттаки белән очраша.

Очрашуның көнтәртибендә БМОның Иранга ясаган тәкъдиме. БМО Иран өчен кирәкле баетылган уранны чит илләрдә җитештерергә тәкъдим итә.

Иран моңа башта ризасызлык белдерде. Очрашу алдыннан Моттаки киң һәм нәтиҗәле сөйләшүгә өмет итүен әйтте.

Көнбатыш илләре Иранның атом программасы турында мәгълүматне яшерүе өчен чикләүләрне кырыслатуны таләп итә.

XS
SM
MD
LG