Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә сәнгатькәрләр сәяси тоткыннарны яклап чыгыш ясады


Мәскәүдә Горбунов исемендәге мәдәният йорты каршында “Безнең һәм сезнең азатлык өчен” дигән хәйрия концерты узды. Мондый чара Русиядә сәяси тоткыннарны яклау өчен инде дүртенче тапкыр оештырыла.

Концертта җыелган акча тоткыннарның гаиләләренә тапшырылачак һәм адвокатларга түләүгә китәчәк. Һәр тиеннең ничек тотылганы күзәтелә, диде чараны оештыручыларның берсе, Сәяси тоткыннар белән теләктәшлек берлеге вәкиле Михаил Кригер.

Бүгенне чарада дҗаз уйнаучы танылган пианист Даниил Крамер, флейтачы Татьяна Ларина, “Норд-Ост” музыкаль тамаша авторларының берсе Алексей Иващенко, актер һәм композитор Тимур Ведерников катнашты.
XS
SM
MD
LG