Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:01

Башкортстан кызы Лондон марафонында беренче килде


Башкортстанның Белорецк каласында туып үскән Лилия Шобухова Лондонда узган марафонда беренче килде. 32 яшьлек Лилия 42.2 чакрымны 2 сәгать 22 минутта үткән.

2009 елның октябрендә Лилия Шобухова Чикаго марафонында да беренче килгән булган.

Лондонда икенче урынны да Русия спортчысы Инга Абитова алды. Өченче Эфиопия вәкиле Аселефех Мергиа килде.

Европаның иң зур калаларында узган марафоннарда спортчылар һәм гади халык катнаша ала.

XS
SM
MD
LG