Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәфига Хәлилова: “Халык дошманы” келәймәсе гомер юлдашым булды


Шәфига Хәлилова: Әти-әни фотосын һәм “Хәтер” китабын кулга алгач, ирексездән күзгә яшьләр килә
Шәфига Хәлилова: Әти-әни фотосын һәм “Хәтер” китабын кулга алгач, ирексездән күзгә яшьләр килә
Совет хакимияте вакытында миллионлаган кешеләр нахакка репрессия корбаннары булып, җинаять җаваплылыгына тартылды, хезмәт төзәтү лагерьларына җибәрелде, бик күп кешеләр бер гөнаһсызга юк ителделәр. “Халык дошманы” келәймәсе нахакка җәберләнгән кешеләрнең туганнарына һәм якыннарына, тулы бер гаиләләргә ягылды. Репрессиянең җаваплылыкка тартылган кешеләр санының күплеге белән аерылып торган, иң югары ноктасы 1937-1938 елларга туры килә. Шушы ике ел эчендә генә дә, күпләргә таныш 58нче статья буенча (контрреволюцион җинаять) 1300 меңләп кеше хөкем ителеп, шуларның яртысыннан артыгы юк ителгән.

Кемгәдер сәяси һәм дини карашлары, кемгәдер социаль һәм милли билгеләре өчен “сатлыкҗан” исеме тагылды. Әйе, бүгенге көндә гөнаһсызга исемнәре пычратылган кешеләргә яхшы исемнәре кире кайтарылды, тик күпләргә бу көннәрне күрү насыйп булмады. Безнең районның Үзәк бистәсендә гомер кичерүче Шәфига Хәлилова да үз җилкәсендә “халык дошманы” исемен күтәреп йөрергә мәҗбүр булган кешеләрнең берсе.

Шәфига Хәлилова (кыз фамилиясе – Әбләлимова) тумышы белән Кырымнан. 1930 елда Иске Кырым районында урта хәлле кырымтатарлары гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә, аннан соң гаиләдә тагын 5 бала туа. 1944 елның 18 маенда, Совет Армиясе Кырымны фашистлардан азат иткәч, Кырым халкы өчен “җавап тотар” чак, җирле халыкны яшәгән территорияләреннән депортацияләү операциясе башлана. Бернинди гаебе булмаган халык кендек каны тамган туган җирләреннән сөрелә. Халыкны илләреннән кууның официаль сәбәбе – массакүләм дезертирлык, кырым татарларының 1941 елда Кызыл Армия сафларыннан качып, каршы якка чыгуы янәсе.

Фашистик Германия белән хезмәттәшлек итүдә гаепләнеп, “халык дошманнары” исеме тагылган меңләгән кырымтатарларының күп өлешен Үзбәкстан, Казахстан һәм Таҗикстанга, ә кайбер төркем кешеләрне Мари АССРга, Уралга һәм Кострома өлкәсенә җибәрәләр. Сөрелгән кешеләрнең 1944-45 елларда ачлыктан һәм төрле авырулардан күпчелеге үлә. Бер айдан соң әрмән, болгар һәм грек халыклары да Кырым территориясеннән чыгарыла.

Шәфига апаның 9 кешедән торган (7се балалар) гаиләсен дә 1944 елда Кострома өлкәсенә сөрәләр. “Безне тизрәк үлсеннәр өчен урманга илтеп куйганнар инде, күпләр ачлыктан шунда үлеп тә калды. Гаиләдә 7 бала да эшкә яраксыз, әнигә яшь балаларны карарга кирәк, бер әти эшләгәнгә генә исән калу мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә иде, шуңа гаиләбез белән бу җирләрдән качу ягын карадык”,- ди ул елларда әле бала гына булган Шәфига ханым. Кайда мөмкин шунда куна-төнә, 9 кешедән торган гаилә Горькийга кадәр җәяүләп бара.

Гаилә башлыгының элегрәк Казанга килгәне була, хәзер дә ул шушы якларга юл тотарга була, балаларын “татар иле”нә алып китә. “Поездга вагон эченә кертмәделәр, кайсыбыз кайда булдыра ала шунда кысылышып бардык, тукталышларда куып төшерәләр иде, поезд янә кузгалып киткәч артыннан чабып тагын менеп утырабыз. Казанга кадәр шулай бик авырлык белән килдек без. Казанда исә безгә берәр совхозга барырга киңәш иттеләр. Әлбәттә, Казанда калсак, безне бик тиз табарлар иде”,– ди Шәфига апа күңелендә мәңге онытылмас хатирәләрне яңартып.

Шулай итеп Әбләлимовлар гаиләсе 1947 елда Теләче районының Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгына юнәлә, шунда яши һәм эшли башлый. Тик тыныч көннәр санаулы гына булган икән шул, “сатлыкҗаннар”ны тиз арада эзләп табалар. Сөрелгән җирдән качканнары өчен ата-анасын һәм олы апасын 25 елга хөкем итеп, өчесен өч төрле төрмәгә җибәрәләр, 5 баланы балалар йортларына озаталар. Шәфиганы 3 ай төрмәдә тотканнан соң чыгаралар, төрмәгә яше тулмый, балалар йорты өчен яше артып китә. Шулай итеп Шәфига кире совхозга кайта, тиздән бердәнбер энесен һәм бер сеңлесен балалар йортыннан үз тәрбиясенә алуга ирешә. 1949 елдан совхозда сыер савучы булып эшли башлый.

“Сталин үлгәч туганнарымны төрмәләрдән чыгардылар, ике сеңлебезне балалар йортларыннан алдык, өченчесен берничә елдан, бик озак эзләгәннән соң гына таптык”,- ди Шәфига апа. Әйе, гаилә әһелләре ниһаять бергә һәм бердәм. Кичергән газаплар – артта. Тик шуңа да карамастан “халык дошманы” исеме гомер буе ияреп йөри аларга. Шәфига апа үзе дә бу хакта “инде 60 елдан артык биредә яшим, 38 ел совхозда сыер саудым. Тик хезмәттәге уңышларыма гына күз йомдылар. Әлбәттә, “халык дошманы”на эштәге уңышлары өчен “исем бирү” дигән нәрсә турында сүз дә булуы мөмкин түгел иде ул вакытларда”,– ди.

Күпләр, шул исәптән Шәфига апа да, татар милләтеннән булганнары өчен генә шундый зур эзәрлекләүләргә дучар булалар. Репрессия корбаннарын реабилитацияләү СССРда 1954 елда башлана, 1960 елның урталарына бу эш туктатыла һәм бары тик 1980 еллар ахырында гына яңартыла. СССР Югары Советы Президиумы указы һәм “Сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү турында”гы Федераль закон нигезендә меңнәрчә кешеләргә яхшы исемнәре кире кайтарылды. Татарстанда 6000гә якын реабилитацияләнгән кеше яши, Теләче районында андыйларның саны 27.

Шундыйларның берсе булган Шәфига апа бүгенге көндә тормыш иптәше Хәбир абый белән Үзәк бистәсендә яши, 3 балалары, оныклары бар. Калган туганнары да исән-саулар, төрлесе илебезнең төрле почмакларында яши. Күбесе – Кырымда. Туганнар бер-берсенә кунакларга йөрешәләр.

Илебездә миллионлаган кешеләрнең, шул исәптән Әбләлимовлар гаиләсендәге 9 кешенең дә, язмышын төбе-тамыры белән үзгәрткән бу трагик вакыйгалар хәзер тарих битләрендә һәм хатирәләрдә генә калган. Тик шуңа да карамастан, күп еллар нахаксызга сүз күтәреп, “халык дошманы” исеме күләгәсеннән чыга алмыйча үткәргән авыр еллар гомердә дә истән чыкмас, яшьлекне дә кире беркем кайтармас. Йөрәкне әрнеткән ул вакытлар искә төшкәч, әлеге вакыйгаларның шаһитләре булган кешеләрнең күзләреннән ирексездән яшь бөртекләре бәреп чыга.

Рәфилә Салихова
Теләче районы, Олы Мәтәскә авылы
XS
SM
MD
LG