Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы татар иҗтимагый үзәге җыен үткәрде


Чаллыда чәчәк бәйрәме урыс телендә һәм урыс рухында узды
Чаллыда чәчәк бәйрәме урыс телендә һәм урыс рухында узды

Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең (БТИҮ яки ТИҮ) Чаллы бүлеге 2009 елның 9 ноябрендәге атналык җыелышын (шәһәр халык җыенын) туган тел темасына багышлап үткәрде. Чөнки безгә бу мәсьәләгә кагылышлы сораулар шәһәр халкыннан даими рәвештә килеп тора. Шулар арасында түбәндәгеләр еш очрый.

Нигә шәһәр хакимиятенең туган телгә игътибары бөтенләй күренми? Шәһәрдәге татар мәктәпләре һәм аерым сыйныфлары туган телдән ел саен ныграк читләшәләр. Шәһәр урамнарындагы рекламада татар теле бөтенләй диярлек юкка чыкты. Шәһәр пассажир транспортында татарча белдерүләр бөтенләй ишетелми! Кибетләрдәге әйбер исемнәре ике дәүләт теләндә язылмый. Быелгы чәчәк бәйрәме Татарстанның суверенлыгы бәйрәменә багышланган булса да, урыс телендә һәм урыс рухында узды. Традициядәге татар экспонатлары юк дәрәҗәсендә иде.

Без үзебезнең бай һәм камил туган телебез белән горурланырга хаклы. Тик без моны аңлап җиткермибез. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез һәм тел галимнәре дә моңа игътибар итмиләр әле. Мондый телне югалту – зур җинаять булыр иде.

Милләтебез һәм хөкүмәтебез алдында туган телне чын мәгънәсендә дәүләт теле дәрәҗәсен күтәрү бурычы тора. Тел турындагы гамәлдәге законнарның үтәлешен тәэмин итү, туган телне саклау, өйрәнү һәм үстерү максатында Сезгә түбәндәге тәкъдимнәрне юллыйбыз:
  1. Шәһәр мәгариф идарәсе һәм депутатларның мәгариф комиссиясе аша гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәм аерым сыйныфларда татар телен һәм татар телендә фәннәр укытуны даими рәвештә контрольдә тотарга, укытуның күләмен һәм сыйфатын киметүгә юл куймаска.
  2. Балалар бакчаларында татар төркемнәренә игътибарны көчәйтергә, тәрбияне, аерым чараларны саф татар телендә алып барырга.
  3. Шәһәр урамнарындагы рекламанынң һәрберсен ике дәүләт телендә язарга. Моның өстеннән контрольне шәһәр депутатларының мәгариф комиссиясенә йөкләргә.
  4. Шәһәр пассажир транспортында (трамвайларда, автобусларда) тукталыш исемнәрен башта татарча, аннан соң русча игълан итәргә.Бу мәсьәләне контрольдә тоту өчен ТИҮ вәкилләреннән комиссия төзергә. Комиссия әгъзаларына транспортта йөрү өчен шәһәр бюджетыннан акча бүлеп бирергә. Моның өчен бюджетта аерым статья булдырырга.
  5. Кибетләрдә әйбер исемнәрен ике дәүләт телендә язарга. Моның өстеннән контрольне мәгариф комиссиясенә йөкләргә.
  6. Тел турындагы законнарны киң халык массаларына аңлату өчен шәһәр прокурорының телевидениедән һәм радиодан чыгышларын оештырырга, газеталарда мәкаләләрен бастырырга.
  7. Шәһәр прокурорыннан тел турындагы законнарның үтәлешен контрольдә тотуны, бу законнарны бозучыларга карата чара күрүне таләп итәргә. Контрольне хокук саклау комиссиясенә йөкләргә.
  8. Ел саен уздырыла торган шәһәр Сабан туен һәм чәчәк бәйрәмен татар телендә һәм милли рухта үткәрергә. Контрольне мәдәният комиссиясенә йөкләргә.
  9. Туган телне саклау, өйрәнү һәм үстерү максатында шәһәр телевидениесендә туган телгә багышланган аерым программа булдырырга.
  10. Әлбәттә, бу тәкъдимнәр Чаллы хакимиятенә генә түгел, гомумән бөтен Татарстанга кагыла.
Бу мөрәҗәгать Чаллы шәһәренең халык җыенында 2009 елның 9 ноябрендә бер тавыштан кабул ителде.

Җыен рәисе
ТИҮнең Чаллы бүлеге рәисе Рәфис Кашапов
Җыен сәркәтибе Мәрзия Шакирова
XS
SM
MD
LG