Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакуда диннәрара җыен ачылды


Азәрбайҗан башкаласында ачылган диннәрара мәсьәләләргә багышланган халыкара җыенга каталикос-патриарх Гарегин II килде. Бу Әрмән чиркәве башлыгының Азәрбайҗанга беренче сәфәре.

Җыенда чыгыш ясап Гарегин II Азәрбайҗан мөселманнары башлыгы Аллаһшөкер Пашазадәне Әрмәнстанга чакырды. Шулай ук әрмән чиркәве башлыгы ике ил арасында чикләр ачылыр һәм Бакудагы әрмән чиркәвенә килеп гыйбәдәт кылу көннәре җитәр, дип хыялланам, диде.

1980 еллар азагында башланган Таулы Карабах низагына кадәр Азәрбайҗанда 400 меңнән артык әрмән яшәде, әрмән епархиясе бар иде.
Гагерин II, Азәрбайҗан мөселманнары җитәечесе Пашазадә һәм Русия православ җиркәве башлыгы патриарх Кирилл Таулы Карабах низагын чишү юллары турында фикер алышты.
XS
SM
MD
LG