Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Җиңү бәйрәменә багышланган кичә узды


Мәскәүдә Җиңүнең 65 еллыгына багышланган чаралар уза башлады. Шуларның беренчесе, Мәскәүнең Татар милли-мәдәни мохтарияте уздырган зур күләмле чара, мәдәни үзәк урнашкан Асадуллаев йортында үтте.

Бәлки ул очрашуда Мәскәүдә яшәүче татар милләтеннән булган барлык ветераннар да чакырылып та бетмәгәндер. Ләкин оештыручыларның әйтүенә караганда, алтмыштан артык ветеран мәдәни үзәккә үзләре килә алган, ә инде килә алмаганнарга мохтарият оештырган бәйрәм котлауларын һәм бүләкләрне яшьләр оешмасына кергән студентлар өйләренә алып барып тапшырган.

Ветераннарны урамнан ук тынлы хәрби оркестр каршы алды. Чара башланыр алдыннан без кайбер ветераннар белән сөйләшеп тә алдык. Тумышлары белән Башкортстаннан - берсе Дүртөйле районыннан булган Әхнәф Хөснетдинов, икенчесе Кушнаренкодан Мәскәүгә килеп урнашкан Фәһим Гәлимовлар сугышта катнашмаганнар.

«Безгә 80 яшь булса да, без сугышта катнашмадык, без тыл ветераннары. Без 21 яшькә кадәр бер тиен алмыйча, бушка колхозда эшләдек заманында. Аннан соң хәрби хезмәткә алындык. Хезмәттән соң инде авылга кайтып тормадык, Мәскәүдә калдык. Бүгенге тормышыбыздан бик риза, әле менә 80 яшь тулганнан соң пенсияләребезне дә әйбәт кенә арттырдылар», диде алар.

Безнең сүзгә тагын бер ветеран Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Мучәли авылыннан Касыйм Локманов та килеп кушылды. «Мин сугышта булган кеше. Сугышның иң авыр урынында Курский дугасында булдым. Разведкага йөрдем, шунда яраландым», диде Касыйм бабай.


Бүгенге тормышыннан ул да канәгать булуын белдерде. «Тик менә фатирыбыз гына бәләкәй. 5 кеше язылган, 7 кеше торабыз. Фатир бирәселәрен белми калганбыз без. Менә хәзер язып бирдек тә бит, булырмы инде, көтәбез», диде Касыйм Локманов.

Бәйрәм чарасында кунаклар алдында чыгыш ясаучылар күп булды. Тантананы милли-мәдәни мохтарият рәисе генерал-полковник Рәсим Акчурин ачып җибәрде:

«Мин сугышта катнашмадым, миңа ул вакытта 12 генә яшь иде. Без ул вакытта Үзбәкстанда яшәдек, һәм без – балалар булсак та, фронт өчен эшләдек. Көненә 40 килограмм мамык җыю нормасын үти идек», дип сугыш елларын искә төшерде ул.

Ветераннарны бәйрәм белән тәбрикләгәннән соң, җиңүнең киләсе юбилеенда - 70 еллыгында да шулай бергә-бергә очрашырга язсын», диде.

Ветераннарны Татарстан вәкиллегеннән Рөстәм Әмирханов, Мөфтиләр шурасыннан Ислам хәзрәт, Мәскәү өлкәсеннән Фәрит Могтасаров котлады.


Роза Хәбибуллина җитәкчелегендәге мәдәни үзәк үзешчәннәре, Наилә Фатехова оештырган «Мәдинә» төркеме, Зәмзәмия Сәхәбетдинова җитәкләгән «Шатлык» ансамбле ветераннарга зур концерт программасы күрсәтте. Концертта шулай ук әле яңа гына оешып киткән мәдәни үзәк каршындагы эстрада инструменталь төркеме дә чыгыш ясады. Алар татар музыкасын уйнадылар. Ә инде концертта рус һәм татар телләрендә сугыш елларының данлыклы җырлары, шулай ук музыкасын Наилә Фатехова язган «Татар генараллары» дигән җыр да яңгырады.

Очрашуга килгәннәр арасында мәскәүләр генә түгел, Мәскәү өлкәсе ветераннары да бар иде. Ә инде Пушкин шәһәренең «Вазифа» оешмасы җитәкчесе Хәмдия Рамаева үзләре янында хезмәт итүче 15 солдатны да алып килгән.

«Анда татарлар гына түгел, башка милләтләр дә бар. Ләкин алар барысы да мөселманнар. Хәзер бу чарадан соң мин аларны Асадуллаев йорты янындагы тарихи мәчеткә алып керәм. Алар арасында намаз укучылар да бар. Ләкин башта тәмле итеп сыйлыйм әле мин аларны», диде Хәмдия ханым.
XS
SM
MD
LG