Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия Грециягә ярдәмне ашыгып бирмәскә чакыра


Германия Греция үз бюджетын кыскарту планын тәкъдим иткәнче Афинга финанс ярдәм бирмәскә чакырды. Бу хакта Люксембургта Германия тышкы эшләр министры Гидо Вестервелле Европа Берлеге илләре министрлары белән очрашуда әйтте.

Узган атнада Греция Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фондыннан 45 миллиард евро сорады.

Инвесторлар Грециядәге финанс кризисының евроның бәясен тагын да төшерәчәк, дип борчыла.


XS
SM
MD
LG