Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:31

Яз җитеп карлар эреп бетү белән урамнарны, бакчаларны, торак йортлар яннарын чистарту, төзекләндерү эшләрен гадәттә өмәләр оештырып күмәкләп башкаралар. Омскида быел мондый өмәләрнең соңгысы узган шимбәдә өлкә күләмендә оештырылды.

Адәм балаларының бу дөньяда яшәгән урыннарын шулай тәртипкә китерү, чисталыкта тоту гадәти хәл.

Ә менә зиратлар, һәр адәм затының мәңгелеккә озатыла торган урыннары турында болай әйтеп булмый. Һәрһәлдә Омскида соңгы елларга кадәр. Әлбәттә, халыкның күпчелеге үзләренең якыннарының каберлекләрен карап, чистартып тора. Шулай да мөселман зиратларда гомумкүренеш җанга тынычлык бирә торганнардан түгел.

Бу хакта Омскиның Хәер-Ихсан мәчете имамы Закир хәзрәт Шәрипов ассызыклап әйтте. "Омскидагы кайбер актив мөселманнар ярдәме белән, аллага шөкер, хәзер өмәләр оештырыбыз һәм бу эш даими булыр дип ниятлибез", диде хәзрәт.

Аеруча Омскидагы мөселман зиратларының берсендә, шәһәр читендә, Чкалов бистәсе янында урнашканында, каралмаган, ташландык каберлекләр дә, кибеп-корып ауган агачлар да бихисап. Чөнки бу Омскида иң борынгы мөселман зираты. Шәһәрдәге мөселман, христиан, яһүд зиратлары администраторы Александр Вдовин сүзләренчә, әлеге мөселман зираты якынча, моннан 250 еллар элек ачылган.


Дөрес, соңгы елларда Җәмигъ мәчете анда берничә өмә оештырды. Әмма андый өмәләр даими булып китә алмады һәм катнашучыларның саны да 20-30 кешедән артмады.

Ә менә узган елдан бирле хәл уңай якка үзгәрә башлады кебек. Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте “Хәер Ихсан” мәчете белән бергәләп 2009 елның җәендә шактый күләмле ике өмә оештырган иделәр. Анда шәһәр мөселманнарыннан башка Омскида хезмәт итүе 32 солдат – мөселман егетләре дә җәлеп ителгән, җыелган чүп-чар машинага төялеп, чүплеккә озатылып торган иде.

Узган ялда шәһәр мохтарияте һәм “Хәер Ихсан” мәчете шушы борынгы зиратны чистарту буенча тагын өмә оештырды. Оештыру эшләре асылда “Хәер Ихсан” мәчете имамы Закир хәзрәт Шәрипов һәм әлеге мәчеткә йөрүче, шәһәр мохтарияте рәисе урынбасары Рәшид Бакиев өстендә булды.

Өмә быел да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Халык җыелгач, беренче чиратта Закир хәзрәт кыскача гына, мондый эшнең әһәмиятен аңлатып үтте, мәрхүмнәр рухына дога укыды.


Беренче ниятебез, һәрберебез кайчан булса да монда киләчәкбез, уйланырга тиешбез, нинди эшләр, нинди йөрәк, нинди гамәлләр белән монда килербез. Без фатирларыбызны төзек тотабыз, бизибез, яхшы җиһазлар булуын телибез, каберләр безнең булачак йортларыбыз, аларны инде үзебезнең яхшы эшләребез белән бизәргә тиешбез, диде ул

Аннан көрәк, тырма, себерке кебек эш кораллары, чүп капчыклары, перчаткалар таратылды. Оештыручылар сүзләренчә, зиратны чистарту өмәсендә бу көнне 300-гә якын кеше катнашты, шул исәптән Омскида хезмәт итүче 35 солдат – татар һәм башкорт егетләре.

Егетләрнең барысы да хәрби хезмәткә Башкортстаннан чакырылган булып чыкты. Эш арасында алар белән сөйләшеп алырга да мөмкинлек булды.

Егетләр бертавыштан, бирегә үзебез теләп килдек, мондый изге эштә катнашуны безнең бурыч дип саныйбыз, 35 кешене генә алып килделәр, без Башкортстаннан гына 40 кеше, башка милләтләрдән дә мөселманнар бар, диделәр.

Шәһәрнең 242 санлы хәрби бүлегендә хезмәт итүче бу егетләрнең командиры майор Абделфота Убайсов, солдатларыбыз узган атнада христиан зиратын чистартырга ярдәм иттеләр, бүген мөселман зиратында эшлиләр. Мондый эш яшь солдатлар өчен үзе бер тәрбия чарасы да булып тора дип исәплибез, диде.


Әйтергә кирәк, бу хәрби бүлек белән шәһәр мохтарияте арасында күптән элемтәләр урнаштырылган. Мохтарият активы солдатларның төрле тантаналы чараларында катнаша, «Умырзая» татар-башкорт ансамбле солдатлар алдында концертлар белән чыгышлар ясый.

Закир хәзрәт Шәрипов һәм Рәшид Бакиев тырышлыгы белән, әлеге хәрби бүлектә мөселман хәрбиләре өчен намаз уку өчен аерым бүлмә дә булдырылган иде.

Андый бүлмә бар, теләге булган солдатларга дини ихтыяҗларын канәгатьләндергән мөмкинлек бирелә, Закир хәзрәт килеп йөри, әмма солдатлар арасында намаз укучылар күп түгел, ди майор Убайсов.

Зиратта узган өмәгә кабат тукталганда, башкарылган эштән катнашучылар да, оештыручылар да канәгать калдылар. “Җыелган чүп-чар тулысынча чүплеккә чыгарылды, корыган агачлардан күп каберлекләр арындырылды, күп эш эшләнде”, диде оештыручыларның берсе Рәшид әфәнде Бакиев.

“Бу кадәр күп эш эшләнде, күңелләребез тынычланып, чистарынып калгандай булды”, диде олы яшьтәге Зияда апа.

XS
SM
MD
LG