Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:56

Кыргызстанның элекке президенты Корманбәк Бакыев бәреп төшерелгәннән соң, илнең көньягындагы халыкның күпчелеге моңа ризасызлык белдереп аны якларга тырышты. Әлеге хәл илне ике өлешкә бүлде дип әйтергә мөмкин.

Кыргызстан бер яки ике илме? Әлбәттә харитада ул бер ил. Әмма 1991-нче елгы бәйсезлектән соң ук аермалыклар күп булу сәбәпле, кайберләр аны икегә бүләргә киңәш итте. Әлеге мәсьәлә президент Корманбәк Бакыев бәреп төшерелгәннән соң кабат калкып чыкты. Чөнки Бакыев 7 апрельдә бәрелешләр вакытында нәкъ үзенең туган ягы – илнең көньягына качты. Кыргызстанның төньяк халкы аны бәреп төшерсә, көньягы яклау белдерде.

“Гражданнар җәмгыяте үзәге”нең Җалал-Абадтагы бүлеге юридик киңәшчесе Нурбәк Касыймов Кыргызстанның көньягы һәм төньягындагы тарихи аермалыклар турында сөйләп көньяктагы кыргызлар Фирганә үзәнлегендә җирле халыклар – үзбәкләр, таҗиклар белән озак яшәгәнен әйтә.

“Алар күчмә тормыш алып барган һәм кыргызлар да алардан кайбер үзенчәлекне, мәдәниятне үзләренә сеңдергән. Тагын шунысы игътибарга лаек, урыслар килгәнче алар барысы да (кыргызлар, таҗиклар, үзбәкләр) бер Кокон ханлыгында гомер кичергән”, ди ул.

Касыймов сүзләренчә, Кыргызстанның төньягына Кокон ханлыгының тәэсире алай көчле булмаган. Алар әлеге ханлыкка буйсынмыйча, үзләренчә яшәгән дип әйтергә була. Һәм бу традиция хәзер дә күпмедер дәрәҗәдә саклана икән.

“Тагын көньяк кыргызларның диалекты бар. Аларның телләре төньяктагы кыргызларныкыннан бераз гына булса да аерыла”, ди ул.

Көньяк халкы түземлерәк

Ош шәһәре Кыргызстандагы икенче зур шәһәр. Ул илнең көньягында урнашкан. Оштагы сәясәт белгече һәм телевидение журналисты Камил Сатканбаев 6 апрельдә Таласта башланып Бишкәктә дәвам иткән һәм нәтиҗәдә Бакыевны бәреп төшерүгә китергән чаралар төньяк һәм көньякта яшәүче халыкның холкына да бәйле дип саный.

“Көньякта яшәүче кыргызлар кунакчылрак. Мин моны үзем шул яктан булган өчен яклап әйтмим. Бары алар бераз түземлерәк. Төньяктагылардан аермалы буларак сабыр итәләр”, ди ул.

Сатканбаев та, Касыймов та Кыргызстанның көньягы һәм төньягы халкы арасында әллә ни зур аерма булмаса да, ниндидер үзенчәлекләр булуын таный. Шуларның берсен Сатканбаев көньякта авыл хуҗалыгы, җир эшкәртү, ә сәнәгать-җитештерүнең төньякта үсеш алуын әйтә.

Касыймов аермалыкларның берсе итеп дингә карашны әйтә. Көньяктагылар күбрәк дин тота дигән фикердә тора ул.

Сатканбаев исә илнең көньягында кайбер наркотик кулланучы, спиртлы эчемлекләр эчүчеләр дә үзләрен мөселман дип әйтүен яшерми.

“Көньяк мөселманнар төньяктан сан белән генә аерыла. Көньякта алар күбрәк”, ди ул.

Төньякта – урыслар, көньякта – үзбәкләр

Әлбәттә милли аермалыклар да юк түгел. Мисал өчен Кыргызстанның көньягында Фирганә үзәнлегендә шактый таҗиклар һәм үзбәкләр дә яши.

“Урыслар төньякта күбрәк. Ә үзбәкләрнең 800 меңләбе көньякта гомер кичерә”, ди ул.

Бишкәктәге барлык дәүләт телевидениеләре дә көньякка барып җитми. Шуңа алар күбрәк күрше Үзбәкстан телевидение һәм радиосын үз итә. Төньяктагылар исә урыс каналларына өстенлек бирә.

Кыргызстанның элекке хакимиятенә төньяк һәм көньяктан чыккан вәкилләр саны тигез иде дип әйтергә була. Мисал өчен Бакыев көньяктан булса, премьер-министр төньякныкы иде. Хәзерге вакытлы хөкүмәт җитәкчесе Роза Отунбаева Ош шәһәрендә туса да, гомеренең күп өлешен төньякта уздыра. Шуңа аңа инде көньяктан чыгучы буларак карамыйлар.

Төньяк белән көньяк арасындагы бәйлелек тә шартлы гына. Бишкәктән илнең көньягындагы Ошка, Җалал-Абадка юл йөрү даими булса да, гамәлдә ике якны берләштерүче таулар аркылы бары ике юл гына бар. Бишкәктән Ошка бару өчен тулы бер көн китә, чөнки ара 650 чакрым.

Элекке министрны Мәскәү Кыргызстанга тапшырды

Дүшәмбе дистәләрчә кеше элекке эчке эшләр министрын азат итүне сорап нәкъ шул Бишкәк-Ош юлын япты.

Кыргызстанның элекке эчке эшләр министры Молдомус Конгантиев Мәскәүдә тоткарланып, Бишкәккә тапшырылды. Аны Кыргызстан дәүләт иминлеге хезмәткәрләре Русия ФСБсы ярдәмендә тоткарлаган.

Хәзерге вакытта Конгантиевның Бишкәкнең дәүләт иминлеге хезмәтенең тикшерү изоляторында тотылуы әйтелә. Аңа нинди гаепләү белдерелүе мәгълүм түгел.

Кыргызстанның вакытлы хөкүмәт башлыгы урынбасары Алмазбәк Атамбаев Конгантиевны тапшырганы өчен Мәскәүгә рәхмәт белдерде. Шул ук вакытта ул элекке министрның ничек Мәскәүгә барып чыгуы аңлашылмый дип әйтте. Чөнки 6 апрель көнне Таластан бәрелешләр башлангач министр Конгантиев тәртип урнаштыру өчен шул якка юл ала. Һәм анда аны протестчылар, оппозиция тарафдарлары тотып бик каты кыйный. Баш мие җәрәхәтләре белән ул дәвалану өчен Бишкәккә кайтарыла. Аннары Конгантиев турында төгәл мәгълүматлар булмый.

XS
SM
MD
LG