Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай сүзләре “Азатлык” мәйданына кайтырмы?


“Тукай сүзләрен юкка чыгару - җинаять" дигән шигарь белән 26 апрель көнне Чаллының ТИҮ вәкилләре урам җыены уздырды. Алар шәһәр үзәге мәйданында Г.Тукайның шигъри юллары язылган элекке стелланы кабат торгызуны таләп итә. Дистә ярым кеше таләбе белән Тукай сүзләрен йөз меңләгән татар кабат укый алырмы?

1996 елларда Чаллының “Азатлык” мәйданында һәр хәрефе берәр метр зурлыкта булган шигъри юллар язып эленде. Анда “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын” дигән Тукай сүзләре язылган иде. Озынлыгы 20, биеклеге 15 метр чамасы булган тимер-бетон корылмаларга утыртылган әлеге шигъри юллар юктан барлыкка килмәде. Чаллы ТИҮенең элекке җитәкчеләре Илдар Хаҗи, Ким Сафиуллин һ.б. зур тырышлыгы белән шулай югары эленгән иде Г.Тукай сүзләре.

2000 еллар тирәсендә, төгәл хәтерләүче әлегә табылмады, бер төн эчендә Тукай сүзләре алып ташлана, аның урынына “Акибанк”ның рекламы менеп “кунаклады”.

Тукай сүзләре бүгенге көн өчен мөһимме, аның әһәмияте нинди? “Азатлык” хәбәрчесе шушы сораулар белән урам җыенына килүчеләргә мөрәҗәгать итте. Урым җыенына килүчеләрнең һәрберсе Тукай шигырендәге сүзләрнең әле дә мөһим, тәэсирле, татар куңеленә моң, ачык акыл, белем өсти торган икәнен ассызыклады.

Тукайның шигъри юлларын үзәк мәйданнан алып ташлауга 7-8 еллап вакыт узган. Ни өчен Чаллы ТИҮе хәзер генә чаң суга?

"Азатлык" мәйданы
“Без баштарак та бу хәл турында элекке Чаллы җитәкчеләре Рәшит Хәмәдиевкә, Илдар Халиковка мөрәҗәгать итеп тордык. Нәтиҗә булмады. Бәлки, быел Тукай сүзләре мәйданга кайтыр дип өметләнәбез”, ди Рәфис Кашапов.

Шушы урам җыены башланганда “Энергетик” мәдәният сарае каршында Тукай көнен рәсми билгеләп узу бара иде. Язучылар, шагыйрьләр, зыялылар шушы бәйрәм чарасында катнашты.

Ә Тукайның “Сөй гомерне” дип аталган дүрт юллыгы менә мондый:

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,
Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын
Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, “вак” диген,
Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.


Бу шигырь моннан йөз ел элек, 1910 елда язылган.

Редакциядән:

Кайбер белгечләр фикеренчә, бу юлларны Габдулла Тукай түгел, ә Сәгыйть Сүнчәләй язган булган: Сүнчәләйгә тәүге игътибар
XS
SM
MD
LG