Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Зәңгәр чиләкләр җәмгыяте" ризасызлык белдерә


"Зәңгәр чиләкләр җәмгыяте"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:31 0:00
йөкләү

Мәскәүдә түрәләренең машиналарына махсус утлы тамгалар куеп, юл йөрү кагыйдәләрен бозып йөрүенә иҗадый рәвештә ризасызлык белдерүчеләр хәрәкәте барлыкка килде. Элекке милиция майоры Алексей Дозоров җитәкләгән бу төркем үзен "Зәңгәр чиләкләр җәмгыяте" дип

Мәскәүдә төрле дәрәҗә түрәләренең машиналарына махсус утлы тамгалар куеп, юл йөрү кагыйдәләрен бозып йөрүенә иҗадый рәвештә ризасызлык белдерүчеләр хәрәкәте барлыкка килде. Элекке милиция майоры Алексей Дозоров җитәкләгән төркем үзен "Зәңгәр чиләкләр җәмгыяте" дип атый.

Әлеге хәрәкәткә кушылучылар үз машиналарының түбәләренә түрәләрнең машиналарындагы зәңгәр утны хәтерләтүче кечкенә зәңгәр пластик чиләкләр куеп йөри башлады. Алар мондый гамәлләре белән андый түрәләрдән көләргә теләүләрен белдерә.

Интернетта оешкан әлеге төркем күптән түгел “зәңгәр чиләкләр җәмгыяте” исеме белән Русия башкаласы урамнарыннан бергәләп узды. Чарада катнашучылар Триумфаль мәйданда җыелып Чыпчык тавына юнәлде.

Машина түбәсенә буш чиләк куеп йөрүне тыя торган канун булмаганга, ЮХИДИ хезмәткәрләре аларга төрлечә комачауларга тырышты, машиналарын туктатып документларын, ут сүндергечләре, дару тармачыклары булу-булмавын озын-озак, җентекләп тикшерде, шулай итеп төркемне таратырга тырышты.

Әмма моның шулай булачагын алдан чамалаган оештыручылар төркемне таркатмас өчен бер-берен юл читендә көтеп торды.

Нәтиҗәдә зәңгәр чиләкле барлык диярлек машиналар алдан уйланылган җиргә барып җитте. Анда исә әлеге чараны оештыручыларның берсе, машина йөртүчеләр хәрәкәтенең Мәскәү бүлеге җитәкчесе Сергей Канаев хакимияткә чарада катнашучыларның мөрәҗәгатен белдерде - Русия юлларында махсус рәвештә буялмаган машиналардагы зәңгәр утларны алуны таләп итте.

Бу чарада барлыгы берничә дистә машина катнашты.
XS
SM
MD
LG