Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары Рада Кара диңгездә Русия көчләрен калдыруны хуплады



Украинаның Югары Радасы Дмитрий Медведев һәм Виктор Янукович имзалаган Кара диңгездә хәрби көчләрне калдыру килешүен ратификацияләде. Килешүне хуплап 236 депутат тавыш бирде.

Оппозиция килешүгә каршы чыкты, утырышта йомыркалар атылды, дип хәбәр ителә. Парламент бинасы каршында протест җыены оештырылды.

Русия хәрби диңгез көчләре Кырымда тагын 25 елга кала. Бу мөддәт тәмамлангач килешүне тагын 5 елга озайтып була. Моның өчен Украина Русия газын 30% арзанракка алачак.

Якын арада килешү Русиянең Дәүләт Думасында да тавышка куелачак.

XS
SM
MD
LG