Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:21

Мәгълүм ки, бүгенге көндә Халыкара туган тел көне дөнья күләмендә 21 февральдә бәйрәм ителә. Әмма татарлар өчен туган тел бәйрәме – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә.

Апрель аенда күп төбәкләрдә Тукайга багышлап чаралар оештырыла, 15 апрельдә искә алу чаралары үткәрелә, 26 апрельдә шигърият бәйрәме дә оештыралар, шушы көнне хәзер күп төбәкләрдә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе дә үтә.

Омскида Тукайның туган көненә багышланган шигърият бәйрәмен Дуслык йортында “Өмет” студиясендә шөгыльләнүче балалар өчен шәһәр милли-мәдәни мохтарияте якшәмбе көнне оештырды. Балалар Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, “Шүрәле” әкиятенең эчтәлеген аңлатып, берникадәр өлешен татарчадан русчага тәрҗемә иттеләр, «Кәҗә белән сарык» әкиятен рольләргә бүлеп укыдылар, соңыннан бергәләп «Туган тел» җырын башкардылар.

Шул ук көне, ягъни 25 апрельдә, шәһәр мохтарияте каршында эшләүче «Ялкын» яшьләр оешмасы “Мин татарча сөйләшәм” акциясен үткәрде. Омски татар яшьләре мондый чараны инде өченче мәртәбә оештыралар.


Моңа кадәр аны үткәрү өчен урын Иртеш елгасы буенда – «Яшел утрау» спорт-ял берләшмәсе биләмәсендә бирелә иде. Бу юлы туган тел бәйрәмен шәһәрнең Музыкаль театры каршындагы мәйданында үткәрергә рөхсәт алынды.

«Яшел утрау»да да начар түгел иде, шулай да монда яхшырак, шәһәрнең нәкъ үзәгендә, халыкка килергә бик тә уңай, ди «Ялкын» яшьләр оешмасы җитәкчесе Шамил Аллагулов.

Бәйрәм кичке сәгать дүрттән башланып ике сәгать буена дәвам итте. Анда рәсми даирәләрдән шәһәр һәм өлкә хакимиятләре вәкилләре булды. Башта котлау сүзе белән өлкә мәдәният министрлыгының милли һәм дини оешмалар белән эшләүче бүлеге баш белгече Нурбол Әлҗанов чыкты.


Оештыручыларга рәхмәт, бу чара аркылы алар тагы бер мәртәбә туган телне саклау проблемына игътибар юнәлтәләр. Әлбәттә, туган телне саклау буенча җаваплылык беренче чиратта шул телдә сөйләшүчеләр өстенә төшә. Гаиләдә сөйләшү, уку йортларында эш алып бару. Бу чараның әһәмияте бәя биреп бетергесез, диде Нурбол әфәнде.

Бәйрәм программасын Айрат Әхкамов белән Зилә Гарифова алып барды. Омскиның нәкъ үзәк өлешендә, бәйрәм барган мәйданда ике сәгать буена татар моңнары яңгырады.

Туган тел бәйрәме программасы төрле уеннар, биремнәр, бәйгеләр, викториналар җыр-бию белән үрелеп барды. Яшьләр уеннарда шактый актив катнаштылар.

Бәйгеләрнең берсендә, җырның һәм җырчының исемен танып әйтүдә беренче урынга чыккан яшьләргә мин берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем. Алар Денис белән Әлфия, медицина көллиятендә укыйлар, шунда танышканнар да. "Татарча сөйләшәбез, телебезне, җырларыбызны яратабыз, интернеттан да тыңлыйбыз", ди яшьләр.


Соңрак Денис шигырь язу бәйгесендә алга чыкты һәм чигүле түбәтәй белән бүләкләнде.

Ә менә татарча яттан шигырь сөйләү бәйгесенә яшьләрдән чыгучы булмады. Шуңа күрә ахры, «Умырзая» җырчысы Фәгилә Чумарова Муса Җәлил шигырен укыды, аннан соң ул җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп бераз нотык та тотты.

"Без, өлкәнрәкләр, берникадәр дәрәҗәдә телебезне беләбез, ә яшьләрнең шигырь түгел, сөйләшә дә белмәүләре, йөрәкне әрнетә, шуңа күрә без инде өченче ел рәттән “Мин татарча сөйләшәм” акциясе үткәрәбез, шуның белән яшьләрдә бераз булса да туган телләренә карата кызыксыну уятырбыз дип уйлыйбыз", диде Фагыйлә ханым дулкынланып.

Яраткан кешесенә назлы сүзләр әйтү биременә чыгучылар булды, яшьләр көлешә-көлешә, бик күп булмаса да, “алтыным, бәхетем, кечкентәем, шатлыгым” кебек матур сүзләр таба алдылар.


Бәйрәм барышында, уеннарда катнашмыйча гына кызыксынып күзәтеп утырган яшьләргә мин берничә сорау юлладым. Аларның берсе татар кызы, калганнары казах милләтеннән булып чыкты.

Татар кызы Гөлнара бәйрәмгә махсус килгән, телне начар беләм, өйдә сөйләшүче юк, татар теле матур тел, рус арасында яшәгәч, үз телеңне ишетәсе килә, мин аны өйрәнәм, ди.

Бу чараны оештыручыларының берсе, алып баручысы да, биючесе дә булган Омски Дәүләт педагогия университеты талибе Айрат Әхкамов: "Бөтенрусия акциясенең безнең шәһәрдә дә үткәрелүе бик мөһим, бүгенге бәйрәм яхшы үтте, яшьләр күп булды, актив катнаштылар. Мондый чараларны елга бер түгел, 2-3 тапкыр оештырырга кирәк, алда безнең планнар – көзгә чәкчәк бәйрәме үткәрү", ди.

Оештыручылар ахырда халыкка рус-татар сүзлекләре тараттылар һәм әлбәттә уеннарда актив катнашучылар бүләксез калмадылар.

XS
SM
MD
LG