Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Мин татарча сөйләшәм”-5


Апрель аенда Татарстанда бишенче тапкыр “Мин татарча сөйләшәм” акциясе үтте. Чара татар-башкорт дөньясына җәелә һәм иҗади яктан үсә бара.

Беренче тапкыр аны “Үзебез” яшьләр хәрәкәте генә оештырган булса, хәзер бу чарага Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татар яшьләр форумы, Мәгариф министрлыгы һәм башка оешмалар да кушылды.

“Мин татарча сөйләшәм” чарасы Татарстан чикләреннән чыгып, татар дөньясында да үткәрелә башлады.Мәсәлән соңгы шундый чараны Омски һәм Әстерхан яшьләре уздырды.

Бер төш күрдем

“Быел бәйгегә креативлык керде”, ди чараны оештыручыларның берсе Бөтендөнья татар яшләр форумы башлыгы Руслан Айсин. Татарстанның төрле районнарында яшәүче мәктәп укучылары, аптека, шифаханәгә кереп татарча сөйләшеп караган, бу оешмаларда кулланыла торган сүзләрдән русча-татарча сүзлек төзегән.

Икенче бер җирдә яшьләр һава аланына барып, юлчыларны татарча каршы алган, аларга “Мин татарча сөйләшәм” акциясе атрибутикасын тараткан.

Үзләре турында шаян фильм төшерүчеләр дә бар. Мәсәлән, яшьләр урыс телле малайның йокыдан уянып, әйләнә тирә дөньяның кинәт татарча сөйләшә башлавын чагылдырырга тырышкан.

“Татар-дозор” сөйләштерә

Быел “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында “Татар-дозор” уены үткәрелде. Популяр бу уенда татар яшьләреннән торган 5 төркем ярыша-ярыша шәһәрнең төрле районнарында татарча сөйләште һәм казаннарны сөйләштерде.

Бу уенда КДУның татар журналистикасы, шәрыкне өйрәнүче факультет студентлары, “Шәрык” клубы, “Фикер” клубы, “Безнең гәҗит” командалары катнашты. Уен 24 апрель шимбә көнне үткәрелде.

Төркемнәр билгеләнгән вакыт эчендә биремне үтәргә һәм көндәшләрен узарга тиеш иде. Биремнәр арасында Г.Тукай шигыйрьләрен Казандагы төрле һәйкәлләр янында сәнгатьле итеп уку, кибет һәм рестораннарда, җәмәгать транспортында татарча сөйләшү, “Мин татарча сөйләшәм” билгесе төшкән футболкаларны татарча белгән кешеләргә ташлама белән сату, Казаннарга тарихи урыннар турында сөйләү һәм Баумандагы халыкны татарча биетү кебек биремнәр бирелде.

Казаннар татарча сөйләшергә әзерме?

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында үткән "Татар-дозор"да катнашучыларның гамәлләренә казаннарның мөнәсәбәте төрлечә булды. Бер төркем яшьләр Казан үзәгендәге ресторанга кереп, татарча сөйләшеп караган, акция турында сөйләгән. Әмма ресторан җитәкчесе аларны куып чыгарган.

“Ресторанда хезмәт күрсәтүчеләр татарча белә, менеджер гына безнең акцияне яратмады”, диде “Татар-дозор”да катнашкан командаларның берсе.

Муса Җәлил һәйкәле янында туй итүче төркемнәргә футболка сатaп йөргәндә, бер кеше “Башта татарча өйрәним, аннары алырмын” дип җавап бирде. Башка берәү: “Cез татар телен сатасыз мәллә, бу бит изге нәрсә”, диде.. Әмма футболкасын алды һәм “Мин татарча сөйләшәм” билгесен машинасына ябыштырырга вәгъдә итте.

Автобуста барганда бер такым яшьләре билет сатучыдан “Тукталышларны татарча да әйтеп бару мөмкинме”, дип сорады. Билет сатучы ханым: “Әйтергә була, әмма күп кеше аңламый бит аны, көне буе ике телдә әйтә башласаң хәлдән таясың”, дип җавап бирде.

Кайбер яшьләр үзләре дә татарча бик әйбәт белсә дә, гадәтләнгәнчә, урысча һәм татарча катыштырып сөйләште.

Уенда җиңүчеләрне “Мин татарча сөйләшәм” чарасының йомгаклау өлешендә 26 апрель көнне Бауман урамында булган зур тантаналы чарада бүләкләү булды. Һичюгы бу 5 төркем яшьләре үзләре татарча сөйләшә башлады һәм башкаларга үрнәк күрсәтте.
XS
SM
MD
LG