Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмованың кассациясе күчерелде


Татарстанның Югары мәхкәмәсе Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмованың кассация мөрәҗәгатен карауны 18 майга күчерде.

Алдан хәбәр ителгәнчә, ул 27 апрельдә каралырга тиеш иде. Татар җәмәгатьчелеге бүген үк Бәйрәмовага карата чыгарылган хөкемнең үзгәреләчәге, яки үз көчендә калачагы да ачыкланыр дип көткән иде.

Сишәмбе Азатлык татар яшьләр берлеге Бәйрәмованы яклап пикерт та уздырды. Тик әлеге чарага бу берлек рәисе урынбасары Наил Нәбиуллин берүзе генә чыккан.

Билгеле булганча, Чаллы мәхкәмәсе 24 февральдә Бәйрәмованы 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарды. Ул 282 маддәнең 1нче өлешендә каралган җинаятьне кылуда, ягъни нәфрәт йә дошманлык тудыру, кешелек абруен төшерүдә гаепле, дип табылды.

Гаепләнүче дә, аны яклаучылар да әлеге карар белән килешми. Үз хокукларын алар республиканың югары мәхкәмәсендә яклый.
XS
SM
MD
LG