Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакиев 85 кешенең үлемендә гаепләнә


Кыргызстанның вакытлы хөкүмәте элекке президент Корманбәк Бакиевка кешеләрне күпләп үтерүгә катнашы булуда гаепләү белдерде.

7 апрель башланган бәрелешләрдә кимендә 85 кеше үлде.

Илнең вакытлы вице-премьеры Азимбәк Бәкназаров матбугат очрашуында чыгыш ясап, Бакиев шулай ук хакимиятне үз мәнфәгатьләрендә куллануда гаепләнә һәм аның президент кагылгысызлыгы алыначак, диде.

Бүгенге көндә Бакиев Беларуста. Бәкназаров аның Кыргызстанга тапшырылырга тиеш булганын әйтте.
XS
SM
MD
LG