Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:32

Русия һәм Норвегия Баренц диңгезе турында килеште


Русия һәм Норвегия Баренц диңгезе буйлап үткән бәхәсле чик буе турында килешүгә якынлашты. Ослода сәфәрдә булган Дмитрий Медведев “ике як та бу бәхәсле мәсьәләгә нокта куярга килеште”, дип белдерде.

Килешүгә мөмкин кадәр тизрәк кул куелачак, диде Норвегия премьер-министры Йенс Столтенберг.

Газ һәм нефтькә бай Баренц диңгезеннән узган чик буе турында Русия һәм Норвегия дистә еллар килешә алмый килде. Столтенберг сүзләренә караганда, бу очрашуда диңгезне уртадан бүлергә килешенгән.

XS
SM
MD
LG