Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ФСБ хезмәткәрләре вәкаләтләрен арттырмакчылар


Русия Дәүләт Думасына тәкъдим ителгән канун өлгесе ФСБга экстремистик эшчәнлеккә бәйле дип саналган кешеләргә басым ясау хокукын бирә. Алар митингка чыгарга әзерләнүчеләргә кисәтү ясый алачак. Белгечләр бу соңгы айлардагы ризасызлык чаралары белән бәйле дип саный.


ФСБ хезмәткәрләре мөмкинлекләрен арттыра торган канун өлгесе Русия Дәүләт Думасына 24 апрель көнне юлланды. Әлеге канун өлгесе кабул ителсә, ул экстремистик дип саналган гамәлләрдә катнашырга җыенучыларга ФСБ тарафыннан рәсми рәвештә кисәтүләр ясарга, ә алар үтәлмәгән очракта штраф салырга, яки кешеләрне 15 тәүлеккә тоткарларга мөмкинлек бирә.

ФСБ бу канун өлгесе 29 мартта Мәскәү метросындагы шартлаулардан соң, ягъни соңгы елларда экстремистик эшчәнлекнең кинәт артуы сәбәпле туган ихтыяҗ дип белдерә.

Ләкин хокук яклаучылар бу сәяси активистларны куркытуга юл ача дип борчыла.

“Яблоко” фиркасе җитәкчесе Сергей Митрохин әлеге канун өлгесе барлыкка килү соңгы айларда Русиядә барган хакимияткә каршы протест чараларына җавап булып тора дигән фикердә.

“Әлбәттә, бу ФСБ хезмәткәрләре “кулын чишәчәк” һәм халыкка психологик басым ясау мөмкинлеген арттырачак. Монда беренче чиратта сүз сәяси активистлар һәм хакимияткә оппозициядә торган кешеләр истә тотыла. Миңа калса әлеге хәл соңгы айларда арткан ризасызлык чараларыннан куркып “шөрепләрне кысарга” тырышу. Һәм шушы алымны кулланып, хакимият хәзерге хәлләргә тәэсир итмәкчедер”, ди ул.

Совет заманына кайту

Хокук яклаучылар әлеге өлге канун буларак кабул ителсә, бу совет заманы тәҗрибәсенә әйләнеп кайтуны яңартачак дип борчыла. Ул чакта КГБ аерым кешеләрне рәсми булмаган очрашуларга чакырып үз эшчәнлеге, дуслары турында сөйләтүне гадәткә керткән иде. Бу исә “үзгәрәк фикерләүчеләрне” эзәрлекләү өчен кулланылды.

Русия Дәүләт Думасы интернет сәхифәсендә урнаштырылган аңлатма-белешмәлектә әлеге канун экстремистик эшчәнлекнең кинәт артуы сәбәпле кирәк, диелгән. Шунда ук тикшерү комитетының мәгълүматлары да урын алган. Анда экстремистик җинаятьләрнең 2007 елдан алып 2008 елга кадәр 30% үсүе китерелә.

“Гадел Русия” фиркасе депутаты Илья Пономарев Русиядә экстермистик чаралар турындагы мәгълүматларны арттыру дип саный.

“Мин бездә экстремистик чаралар алай күп уза дип санамыйм. Экстремист дип бездә социаль хәрәкәт итүче гади кешеләрне әйтәләр. Чынлыкта ниндидер куркыныч туганда хокук саклаучылар һәрвакыттагыча көчсез булып чыга. Бу мәсьәләне алдан сөйләшүләр уздырып та, акча түләтеп тә хәл итеп булмый”, ди ул.

“Бердәм Русия”гә башка фиркаләр фикере мөһим түгел

“Гадел Русия” фиркасе депутаты ”Геннадий Гудков “Коммерсант” газетасына белдерүенчә, канун өлгесе совет заманын хәтерләтә. Нәкъ ул вакытта бу диссидентларга гына түгел, ә “идеологик яктан зыянлы әдәбият” тараткан һәм шундый ук “зыянлы аралашулар” алып баручыларга карата кулланылган.

Моннан тыш, Коммунистлар фиркасеннән Виктор Илюхин әлеге кисәтү хакимиятне тәнкыйтьләгән һәркемгә кагыла ала, ди.

Ләкин “Гадел Русия” һәм Коммунистлар фиркасе канун өлгесенә каршылык белдерсә дә, Думада күпчелекне хакимият тарафлы “Бердәм Русия” партиясе депутатлары тәшкил итә. Шуңа башка фиркаләрдән яклау булмаса да алар әллә ни аптырамый.

Совет диссиденты, “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте җитәкчесе Лев Пономарев әгәр канун ФСБ кисәтүеннәнә соң штраф салу мөмкинлеген бирсә, бу инде гаепле булмауга фаразны юк итә, ә махсус хезмәтләрнең вәкаләтен көчәйтә дип саный.

“Әлеге хәл Русия Конституциясен һәм аның рухын бозу булып тора. Махсус хезмәтләр контролендә хәрәкәт итүче илне хокукый дип әйтеп була мени?”, ди ул.

Ә “Солидарность” оппозиция хәрәкәте вәкиле Илья Яшин әлеге канун кабул ителгән очракта ул һәм башка активистлар төрле эзәрлекләү дулкынына әзер булырга тиеш дигән фикердә.

“Оппозиция тарафдарларына басым ясау өчен өстәмә чаралар артачак. Кешеләрне штраф, төрле эзәрлекләү белән куркытачаклар”, ди ул.
XS
SM
MD
LG