Accessibility links

Русия рәсмиләренең АКШка керүе тыелырмы?


Cенатор Беньямин Кардин
Cенатор Беньямин Кардин

АКШ югары сенаторы АКШ дәүләт секретарена мөрәҗәгать юллап, коррупция һәм бер адвокатның үлеме белән бәйләнеше булуда гаепләнгән бер төркем Русия рәсмиенең АКШка сәяхәт итү хокукын чикләргә сорады. Исемлектәге рәсмиләр арасында 3 Татарстан кешесе дә бар.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасына җитәкчелек иткән сенатор Беньямин Кардин, АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтонга юллаган мөрәҗәгатендә 60 Русия рәсмиенең АКШ визасын гамәлдән чыгаруны сорады. Кардин исемлектәге кайбер кешеләрнең Русиядә әле дә коррупция белән шөгыльләнүен алга сөрә.

АКШ сенаторы бу кешеләрнең танылган адвокат Сергей Магнитскийның җәберләнүе һәм үлеме белән бәйләнеше булуын яза.

Кардин "Азатлык" радиосына мөрәҗәгать турында үзе болай сөйләде:

"Бу кеше хокукларына каршы килгән зур бер вакыйга. Коррупция очрагын ачыклаган адвокат исә төрмәгә ябылды һәм аның мәхкәмә эше кичектерелде. Бу турыдан-туры кеше хокукларын бозу. Моңа каршы халыкара җәмәгатьчелек нәрсәдер эшләргә тиеш. АКШ мондый кеше хокукларын бозу очрагын кабул итми һәм моңа җавапсыз да кала алмый", диде.

АКШ сенаторы мөрәҗәгатен Русиянең танылган кеше хокуклары активисты Людмила Алексеева да яклап чыкты. Алексеева мондый адымның Европа Берлегендә охшаш карарга килүенә этәргеч була ала дип белдерде.

Магнитский язмышы

Адвокат Магнитский кайбер дәүләт рәсмиләренең коррупция нәтиҗәсендә бюджеттан 5,4 миллиард сумга якын (230 миллион доллар) акча үзләштерүен ачыклаган иде. Ул бу җинаятьтә эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең катнашлыгы барлыгын фаш итеп, аңлатмалар биреп чыкты.

Магнитский ноябрь аенда вафат булды
Аның бу белдерүеннән соң Магнитскийга карата җинаять эше ачылды һәм кулга алынды.

Мәхкәмә эше кичектерелеп килгән 37 яшьлек Hermitage Capital британ инвестиция фондының адвокаты Магнитский 16 ноябрьдә Мәскәү төрмәсендә үлде. Рәсми чыганаклар ул йөрәк авыруыннан вафат булды дип белдерде.

Кеше хокуклары торышын күзәтүче җәмәгать комиссиясе исә, хокукчы Сергей Магнитскийның үлеме прокуратура хезмәткәрләре, изолятор җитәкчеләре һәм табибларның җаваплыгында дигән нәтиҗә чыгарды.

Исемлектә өч Татарстан рәсмие дә бар

Исемлек шулай ук Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының рәсми интернет сахифәсендә дә игълан ителде.

Кардин төзегән исемлекнең иң башында Мәскәү шәһәр эчке эшләр бүлегенең ике хезмәткәре – Артем Кузнецов һәм Павел Карпов бар. Калганнар – эчке эшләр министрлыгы, Федераль иминлек һәм салым хезмәтләре, Генераль прокуратура вәкилләре.

Исемлектә шулай ук Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе хакимәсе Руфина Газизова, шулай ук Татарстан арбитраж мәхкәмәсенең ике хөкемдары – Андрей Юшков белән Илдар Сәлимҗанов та бар. Алар өчесе дә күп шау-шу тудырган “Эрмитаж” эшен һәм бюджеттан 5.4 миллиард сумны урлауда гаепләнә.

Кардинның таләбенә карата Русия хакимиятенең реакциясе ни булыр, әлегә билгесез. Ноябрь аенда адвокат Магнитскийның үлем хәбәреннән соң Русия президенты Димитрий Медведев Магнитский эшен караган берничә рәсмине вазыйфадан алган иде.

Шулай да Магнитскийның үлеме яисә ул ачып биргән коррупция очрагы турында әлегә беркем дә хөкемгә тартылмады.
XS
SM
MD
LG