Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:15

Чаллы татар драма театры Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан “Абага алмасы ачы була” дигән пьесаны сәхнәгә чыгарды. Әсәрдә тормышның бик күп авырлыкларын күргән татар карты Насыйбулла - Әгерҗе районы Дивәтирнә авылында яшәп, олы яшьтә беренче тапкыр паспорт алган бабайның прототибы.

Пьесаның авторы - Равил Сабиров. 2004 елда аны, журналист буларак, Дивәтирнә авылына җибәрәләр. Биредә ул 86 яшьлек бабайга беренче тапкыр паспорт бирү вакыйгасын ачыклый. Журналистны паспортсыз яшәгән кеше тормышы ныклап кызыксындыра. Равил Сабиров бу хакта повесть яза башлый. Повесть тора-бара пьесага әйләнә. Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан әсәрнең премьерасы Чаллы сәхнәсенә чыкты.

“Режиссер Фаил Ибраһимов, Туфан Миңнуллин, Миркасыйм Госманов һәм башкалар әлеге пьесаны ошаттылар. Әсәрдәге Насыйбулла образы - җыелма һәм ул индустриализация, коллективизация, сугыш алды, сугыш чоры һәм аннан соңгы михнәт - авырлыклар кергәннәрне үз эченә ала. Әсәрнең исеме - “Абага алмасы ачы була” - фәлсәфә. Сәхнә башы Насыйбулла болай ди:

“Абаганың чәчәге әкияттә генә була. Ул чәчәкне күргән кеше бәхетле була, имеш. Алла каргаган илдә абага алмасын тапсаң, ул авызга алмаслык ачы булыр иде. Аны, хөкүмәт кешеләре, халык бәхетле булмасын өчен, агуларлар иде”.

Шушы фикерләрне Насыйбулла аркылы җиткерергә омтылдым, ди драматург Равил Сабиров.
Фаил Ибраһимов (с) һәм Рафил Сәгъдуллин


“Абага алмасы ачы була” тамашасында баш рольне Рафил Сәгъдуллин башкара. Рафил әфәнде әйтүенчә, аның герое Насыйбулланың, сугыш ветеранының 86 яшьтә генә паспорт алуы тетрәндерерлек, бөтен җәмгыятьне торгызырлык вакыйга. "Бездә, кешенең кадере дә, кыйммәте дә юк, дигәнне аңлата торган күренеш”, дип ул Насыйбулла язмышын бүгенге көн белән дә бәйли.

“Мин, бүгенге иң бай ил болай гына яшәргә тиеш түгел, дип урамга чыгып кычкырсам, сәер булыр иде. Равилнең әсәрендә мин бу сүзләрне рәхәтләнеп әйтә алам. Ник без шушы хәлгә төштек? Борчылуларга артист Рафил дә кушыла, бик күпләрнең әрнүе шушы образда чагыла”, дип сәхнә герое белән бердәм булуын ассызыклый Сәгъдуллин.

Моннан 25 еллар чамасы элек әлеге тамашаны җиңү көне алдыннан сәхнәгә чыгару турында уйлап та булмас иде. Чөнки сәхнә башы Насыйбулла сугыш алдыннан урлашуда гаепләнеп төрмәгә эләгә, төрмәдәгеләрне сугышка җибәрә башлагач, шул дулкынга иярә, әсирлеккә төшә. Әсирлек өчен Сталин режимы тарафыннан 25 елга хөкем ителә. Шушы кеше 2004 елда гына паспорт ала.

Равил Сабиров
Аның паспортсыз икәне халык санын исәпкә алганнан соң гына билгеле була. Совет заманында гомумән мондый геройны сәхнәдә күрсәтмәсләр иде. Бигрәк тә җиңү көне алдыннан. Театрның баш режиссеры Фаил Ибраһимов белән сөйләшүне шул якка бордык.

“Сугышны солдат, халык җиңде. Элек гел уңай геройларны гына күрсәтеп килдек. Чын авырлыкларны җиңгән кеше күрсәтелмәде. Хәзер барлык ветераннарны тигезләү, фатир, машина бирү бара. Мондый хөрмәтне күрмичә үлеп китүчеләр дә күп булды. Алар рәнҗеп киткәндер. Дәүләт тарафыннан алар гафу үтенүне күрмәде. Журналист, сәхнә башы Насыйбулладан, дәүләт исеменнән гафу сорый. Бу - төп мизгелләрнең берсе”, дип саный Фаил Ибраһимов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG