Accessibility links

Кыргызстанда татар җыры яңгырый


Марсилия
Марсилия

Инкыйлаблар, канлы бәрелешләр белән киң танылган Кыргызстаннан мәдәни тормыш турында да хәбәрләр килә. Яшь җырчы Марсилия һәм аның иҗат төркеме Кыргызстанның Ош һәм Каракул шәһәрләрендә чыгыш ясап, биредә яшәүче милләттәшләрнең күңелен күтәрделәр.

Апрель башында Бишкәктә хакимият алмашуга китергән вакыйгалар әле дә суынмаган. Бәрелешләр вакытында һәлак булучылар рухына Бишкәктә 40 көнлек матәм игълан ителгән. Җир даулау өчен тартышлар хакында хәбәрләр килә, яңа хакимиятнең киләчәк тормыш турында белдерүләре, сайлауга әзерлек, чит илләр белән сөйләшүләр, халыкара оешмаларда Кыргызстанның үткәне һәм киләчәге турында төрле фикерләр әйтелү – болар барысы да бу ил тормышында яңа чор башлануын күрсәтә. Нәкъ менә шушы тынычсыз көннәрдә Бишкәктә һәм Ошта Татарстан сәнгатькәрләре чыгышы билгеләнгән иде.

Җырчы Марсилия һәм Ришат Йосыпов “Азатлык”ның Казан студиясендә булган әңгәмәдән соң Чиләбегә, Казакъстанга, аннары Кыргызстанга юл тоттылар. Якшәмбе көнне Татарстаннан килгән иҗат төркеме Ош шәһәрендә, ә сишәмбедә Каракул шәһәрендә чыгыш ясады.

“Марсилия” иҗат төркеменең продюссеры Ришат Йосыпов Алматыдан “Азатлык” радиосының Казан студиясенә шалтыратып, Кыргызстанга юл тотарга җыенуларын хәбәр итте.
Ришат Йосыпов


Әлбәттә, бу борчулы һәм куркыныч сәфәр. Шулай да, Татарстан иҗат төркеменең Кыргызстан башкаласына исән-имин барып җитүе билгеле булды. Бишкәктә 40 көнлек матәм игълан ителү сәбәпле, андагы концерт кичектерелгән.

Якшәмбе иртәнге сәгать дүрттән үк “Марсилия” иҗат төркеме Бишкәктән 650-700 чакырымда урнашкан Ош шәһәренә юлга чыгып, кичен Оштагы үзбәк драма театры бинасында уңышлы чыгыш ясады. Шуннан соң артистлар яңадан Бишкәккә кайтып, Каракул шәһәрендәге милләттәшләребез янына юл тоттылар.

Каракул шәһәре Совет заманында Преживальски дип атала иде. Анда татар һәм башкортларның “Татулык” исемле мәдәни җәмгыяте эшли. Җәмгыятьнең җитәкчесе Наилә Ишмурзина һәм башка милләттәшләребез Татарстан вәкилләренең чыгышын шәһәр Мәдәният йортында оештырганнар.

Ошта да, Каракулда да милләттәшләребез җыр-моңга сусаганнар икән, алар “Марсилия” иҗат төркеменең чыгышын бигрәк тә ошатканнар. Ул арада артистлар яңадан Казакъстанга кайтып, бу атнада Караганда шәһәрендә чыгыш ясыйлар.
XS
SM
MD
LG