Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда компьютер инкыйлабы көтелә


Татарстан хөкүмәте республика мәктәпләре өчен санак һәм ноутбуклар алырга дип 450 миллион сум бүлеп бирәчәк. Яңа уку елына мәктәпләр 25 мең җиһаз алачак. Бүген бу хакта вице-премьер, элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Николай Никифоров үзенең беренче матбугат очрашуында хәбәр итте.

Очрашуда катнашкан мәгариф министры Алберт Гыйлметдинов сүзләренә караганда, санаклар “компьютер” бүлмәләрендә генә түгел, шулай ук китапханәләрдә булачак. Укытучыларга таратылачак ноутбукларда Wi-Fi, Wi-Max модульләре, төрле программалар куелачак.

Җиһазлар уку йортларына ICL-КПО ширкәтеннән алыныр, дип фаразлана. Бүгенге көндә Татарстанда ширкәтнең 12 бүлекчәсе бар. Бу сафтан чыккан санакларны төзәтүне күз алдында тотканда бик мөһим, диде мәгариф министры. Әмма бу дәүләт заказын кайсы ширкәтнең башкарачагы мәсъәләсе әлегә ачык кала.

“Кәгазь көндәлекләр (дневниклар) һәм сыйныф журналлары тарихта калачак, киләчәктә электрон дәреслекләр һәм көндәлекләр булачак,” диде Алберт Гыйлметдинов.

“Татарстанда электрон мәгариф” инде эшләп килгән электрон хөкүмәт проектының бер өлеше булачак. Министр Никифоров яңа проектның бюджетын "10 миллион сум чамасы", дип бәяләде.
XS
SM
MD
LG