Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия флоты килешүе кырым татарларын борчый


Мостафа Җәмилев: "Русия флоты - Украинада тотрыксызлык чыганагы"
Мостафа Җәмилев: "Русия флоты - Украинада тотрыксызлык чыганагы"

Кырым татарлары Русиянең Кара диңгез флотын Кырымда калдыру төбәктә Мәскәү йогынтысын арттырачак дип борчыла. Кырым татарлары милли мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев әйтүенчә, алар илдәге барлык демократик көчләр белән килешүне киредән карауны таләп итәчәк.

Кырым татарлары төбәктә Русия йогынтысының артуы алар киләчәгенә шактый куркыныч тудыра дип саный. Ә сишәмбе көнне Украина Радасында төрле каршылыклар белән булса да, Русия кара диңгез флоты килешүенең 2042-нче елга кадәр озайтылуының раслануы, төбәктә Мәскәү йогынтысын арттырачагында кырым татарлары шикләнми.

Шуңа Җәмилев Русиянең хәрби диңгез көчләре килешүе ратификацияләнүне кырым татарлары бик тискәре кабул итүен әйтә. Аның фикеренчә, флот Украина бөтенлеген какшату куркынычын тудыра. Мисал итеп ул әлеге хәрби диңгез көчләренең Русия-Грузия сугышында катнашуын гына китереп булуын әйтә.

“Русия флоты Грузиягә ут ачты. Һәм әгәр Грузиянең мөмкинлеге булса ул сугыш тәртипләре нигезендә, җавап буларак корабларга гына түгел, ә барлык Кырымга, ягъни безнең җирләргә һөҗүм иткән булыр иде”, ди ул.

Җәмилев шундый ук хәл Кара диңгезгә каршы ил белән туса, инде алар бу чит җир дип тормаячаклар һәм җавап йөзеннән Кырымга да һөҗүм итәчәкләрен әйтә.

“Моннан тыш, югары җитәкчеләр Украина җир бөтенлегенә дәгъва белдергәндә һәрвакыт Кырым барыбер кайчан да булса Русиягә керәчәк дип әйтә. Чит ил флотын үз җиреңдә тоту бөтенләй мәгънәсезлек булыр иде”, ди кырым татарлары милли мәҗлесе рәисе.

Әлеге карар Украина конституциясенә дә каршы килә. 18-нче маддә нигезендә, Украина җирендә чит ил базалары булырга тиеш түгел. Кырым татарлары аны искәрмә нигезендә, килешү булганга 2017 елга кадәр генә калдырырга ризалашкан.

“Ә бу 25 елга озайту башка сыймаслык хәл. Бу кешеләр инде киләчәк буыннар өчен дә хәл итте дип әйтергә мөмкин”, ди Җәмилев.

Кырым татарларының Русиянең хәрби диңгез көчләрен кыскарту, ягъни әкрен генә чыгара башлау турында сүз алып барганда һәм бу хакта матбугатта төрле мөрәҗәгатьләр белән чыкканда бөтенләй башка хәл килеп тууы аларны аптырашта калдырган.

“Кырым татарлары, әлбәттә, ниндидер нигезле нәтиҗәгә китерә торган гамәл кылыр өчен бик көчсез. Әмма без барлык демократик көчләр белән әлеге килешүнең киредән каралуын таләп итәчәкбез”, ди Мостафа Җәмилев.

Ул Украинаның бик авыр финанс хәлдә булуын аңласа да, газ өчен үз ил бөтенлегенә куркыныч тудыра торган адым ясаучы башка бер генә илне дә белмәүне әйтә.
XS
SM
MD
LG