Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Тукай кичәләре үтте


Уфаның 65нче санлы татар гимназиясендә татар җәмәгатьчелеге оешмалары вәкилләре катнашлыгында Тукай кичәсе узган иде. Чираттагысы 84нче санлы татар гимназиясендә үтте. Анда галимнәр һәм шагыйрьләр дә катнашты.

Кичәнең беренче өлешендә мәктәп балалары Габдулла Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык” әкиятләре буенча куелган тамаша күрсәтте, шигырьләр сөйләде. Кичәнең икенче өлешендә сүзне кунаклар алды. Чараның бу өлешен ачып, филология фәннәре кандидаты Муса Мөлеков үзенең балачакта Тукайны беренче тапкыр ачуы һәм бүгенге көнгә кадәр шагыйрьнең иҗатын ачуын дәвам итүе турында сөйләде.

Галим сүзләренчә, Тукай киләчәк буыннар өчен дә сер һәм могҗиза булып калачак. Башкортстан Язучылар берлегенең татар берләшмәсе җитәкчесе, язучы Рәшит Сабит укучыларны Тукайга тугры булырга, милләтнең ышанычлы киләчәге булырга чакырды. Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов Тукай иҗатының бүген дә көнүзәк булуын атап, аның “Китмибез” һәм башка кайбер шигырьләрен яттан сөйләде.

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары да Тукай кичәсен уздырды. Анда үзешчән сәнгатькәрләр Тукай шигырьләрен укыды, Тукай сүзләренә язылган җырларны башкарды. Тукай сүзләренә җыр башкаручылар арасында күп кенә конкурсларның лауреаты һәм дипломанты булган Рәис Әхмәтҗанов “Әллүки”, “Тәфтиләү” җырларын күңелләргә үтәрлек итеп башкарып, көчле алкышларга һәм чәчәкләргә күмелде. Чара “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG