Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федерация Шурасына Чиләбе сенаторы итеп Руслан Гаттаров тәкъдим ителде


Чиләбе өлкәсенең канун чыгару шурасы Федерация Шурасына сенатор итеп “Молодая гвардия” яшьләр хәрәкәте юлбашчыларының берсе Руслан Гаттаровны билгеләде. Аны өлкә губернаторы Михаил Мюревич тәкъдим итте.

Руслан Гаттаров берничә ел “Бердәм Русия” фиркасенең яшьләр канатын җитәкләде. Аңа 33 яшь.

Федерация Шурасы Руслан Гаттаровны сенатор итеп раслау мәсьәләсен киләсе атнада караячак.

XS
SM
MD
LG