Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Казанда нишләячәк?


Путин күптән түгел Чаллыда булып киткән иде
Путин күптән түгел Чаллыда булып киткән иде

Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин 5 майда Казанга килергә җыена. Аның бу сәфәрен республикада төрлечә бәялиләр.

Рәсми мәгълүматларга караганда, биредә ул республиканың яңа президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашып, Универсиадага әзерлек ничек баруын тикшерәчәк. Путин катнашырга тиешле төп чара исә – Казансу ярында урнашачак, 42 мең тамашачы сыйдыра алырлык стадион төзелешенә беренче таш салу тантанасы. Бу проектны тормышка ашыру өчен федераль үзәк күп кенә акча да вәгъдә итә. Моңа охшаш стадионнарны якындагы елларда Мәскәү, Петербур, Сарански, Сочи, Екатеренбур, Грозный, Ростов-Донда төзергә ниятлиләр.

Казан хакимияте башлыгы Илсур Метшин сүзләренчә, май башында тагын 7 Универсиада корылмасы ачылырга тиеш. Бәлки кайберләренең ачылышында Русия премьер-министры да катнашыр. Аның сүзләренчә, май бәйрәменә Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясенең Зеленая урамында, Казан дәүләт технология университетының Фәйзи урамындагы, Бондаренко һәм Кошевой урамында урнашкан спорт сарайлары, Татар дәүләт һуманитар-педагогика университеты спорт сарае, Кол Гали урамындагы бассейн эшли башларга тиеш.

Татарстандагы үткен теллеләр исә, Путинның Казанга килүе Универсиадага гына бәйле булмаска мөмкин, ди. Янәсе аның Татарстанны хакимият үзгәргәннән соң карыйсы килә.Югыйсә, эшләрнең ничек барышын тикшерәсе килсә, премьер-министр Татарстан президентын үзенә дә чакырта алыр иде.

Владимир Путинның Арктикага сәфәре
Казанга сәфәре алдыннан исә, Владимир Путин Арктикада булып кайтты. Биредә ул бу якларның табигатен чистарту мәсьәләсен кузгатты. Вакытлыча йоклатылган ак аюның зурлыгын үлчәп, тәненә чип кертеп, муенына каеш кидерткән. Татарстанда бу вакыйганы күзәтүче сәясәт белгечләре исә, Арктика аюларын "Бердәм Русия" фикасе символы белән чагыштырды.

5 майда исә, Русия хөкүмәте башлыгы Казанга киләчәк. Биредә ул Универсиадага кагылган төеннәрне чишәчәк, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG