Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Мәскәүгә якынайган кебек булды


Бүген Татарстанның Русия Федерациясендәге шушы көннәрдә генә билгеләнгән вәкиле Равил Әхмәтшин Мәскәү татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Мәдәни үзәк китапханәсендә узган очрашуга рәсми теркәлгән иҗтимагый оешма җитәкчеләре генә чакырылган булса да, вәкил белән очрашырга теләүчеләр күп иде һәм аларның барысы да киңәшмәдә катнаша алды.

Вәкил беренче чиратта үзенең эшчәнлегендә булачак кайбер планнары белән таныштырды. Шул ук вакытта ул бу очрашу бары тик танышу гына, хезмәттәшлек турындагы сөйләшүләр тагын бер айдан булырга тиеш, диде. Ул шулай ук якын араларда булачак эш планы белән дә таныштырды.

“17 майда Татарстанның яңа президенты Рөстәм Миңнеханов сезнең белән очрашырга Мәскәүгә киләчәк, шуның өчен сорауларыгызны хәзердән үк язмача, очрашу вакытында телдән бирер өчен әзерләп куя аласыз”, диде ул. Очрашуга килүчеләр вәкилнең үзен дә күп төрле сорауларга күмде.

29 апрельдә булган очрашуда чишелешләре табылмаса да, күп төрле проблемалы мәсьәләләр күтәрелде. Шул ук вакытта әлегә кадәр халык белмәгән, ләкин инде чишелеш тапкан сораулар да ачыкланды.

Шуларның беренчесе - Асадуллаев йорты язмышы. Мәгълүматларга караганда, ул йортны татарларга 49 елга кайтару турында карар бар икән. Шуның өстенә вәкил бинада төзекләндерү эшләрендә ярдәм күрсәтәчәкбез, дип тә вәгъдә итте. Ул шулай ук вәкиллек каршында эшләячәк иҗтимагый шура оештырылачак, аның эшчәнлеге Мәскәү белән Татарстан һәм иҗтимагый оешмаларны да берләштерәчәк, диде.

Шуннан соң ул исемлеккә кергән кешеләрне атады. Алар арасында Фикрәт Тәбиев, Ралиф Сафин, Ренат Ибраһимов, Ренат Смаков, Александр Алиев, Рәсим Акчурин, дөньякүләм танылган хирург Ренат Сәетгалиев, Фуат Мансуров һәм башкаларның исемнәре яңгырады.

Иҗтимагый оешмалар татар класслары, мәктәпләр, татар театрын оештыру, инде юкка чыккан «Татарские новости» газетын торгызу турында да әйттеләр. Очрашуда сүз Сабан туена да кагылмый калмады. Бу мәсьәләләр мәскәүләрнең барысын да борчый торган проблемалар.

Милли-мәдәни мохтарият рәисе Рәсим Акчурин, быел Сабан туен Измайлов паркында уздырырга планлаштырсак та, безгә ул парк хуҗаларыннан: «Бер генә милләткә көне буена Измайлов паркын бирә алмыйбыз. Чөнки паркта күп төрле милләт вәкилләре ял итә», дигән җавап алуы турында хәбәр итте.

Равил Әхмәтшин якын көннәрдә Мәскәү мэриясендәге булачак очрашуда бу мәсьәләне күтәрәчәген белдерде. “Татарстан белән Мәскәү арасында яңартылган килешү төзеләчәк, без аны шул вакытта хәл итәчәкбез”, диде ул.

Вәкилнең Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе өчен бер Сабан туе уздырырга кирәк, дигән тәкъдименә, Мәскәү өлкәсе милли мәдәни үзәк рәисе Фәрит Могтасаров ризасызлык белдерде. “Өлкәдәге Сабантуйларның эше җайга салынган инде, безгә шулай уңайрак”, диде ул.

Ике сәгатьтән артык барган очрашуда күп төрле сораулар күтәрелде. Вәкил милли-мәдәни мохтарият исеменә әйтелгән тәнкыйть сүзләрен дә, шулай ук, мохтарият эшеннән канәгать булмаучылар фикерен дә игътибар белән тыңлады. Ничек кенә булмасын оешмалар бер-берсенә карата байтак вакыт җыелган «парны» чыгарды. Һәм фикерләргә караганда бу очрашудан күбесе канәгать калган кебек. Чөнки очрашудан соң тәкъдим ителгән пәрәмәч белән чәй эчкәндә йөзләрендә елмаю иде.

Татар телендә сөйләгән, түземлек белән барлык чыгышларны да тыңлаган вәкил хакында алар: «Алга таба булачак эшләргә өмет чаткылары уянды кебек, әллә инде яңа себерке яхшы себерәме, яшик әле, күрербез», диделәр.


Без очрашудан соң Равил Әхмәтшинга берничә сорау белән мөрәҗәгатъ иттек:

Билгеләнүгә күп вакыт узмаган, сез беренче эшегез итеп Мәскәү татар җәмәгатьчелеге белән очраштыгыз. Ләкин бу очрашу сезнең ихтыяр беләнме, әллә Татарстан тәкъдимеме?


Үземнең дә очрашасы килде. Шул ук вакытта Мәскәү татарлары Татарстанны да бик кызыксындыра. Без хәзер үзебезнең эшләребез белән Мәскәү - Татарстан арасында бер күпер булдырырга уйлыйбыз.

Яңа иҗтимагый шурага исемнәренә караганда бик тә данлыклы татарлар кергән, ләкин алар иҗтимагый эшләрдә катнашу мөмкинлеге табармы?

Анда бит мохтарият рәисләре дә керәчәк. Шуңа күрә бәйләнеш калыр дип уйлыйм. Татарстанның эше иҗтимагый оешмалар белән генә эшләү түгел бит. Биредә сәясәт тә, икътисад та, югары мәдәният тә бар. Ә ул кешеләрдә тәҗрибә зур.

Шулай да якын араларда нинди планнар тормышка ашырырга ниятләнә?

Мәскәү белән Татарстан арасында соңгы килешү 1996 елның 11 июнендә имзаланган. Без аны яңартырга уйлыйбыз. Шул килешү кысаларына күп кенә планнар тормышка ашар дип өметләнәбез.

Бүгенге очрашудан нинди нәтиҗәләр ясадыгыз, әйтер фикерегез бармы?

Кызыклы очрашу булды. Күп нәрсәләр хакында сөйләнде. Мәгълүматлы очрашу булды. Яшьләр оешмасы да күп кенә икән. Ләкин әле безнең эшлекле очрашу июнь аенда булачак. Анда инде барлык проблемаларны уртага салып сөйләшәчәкбез. Мин дә үз ягымнан тулы программа тәкъдим итәчәкмен.
XS
SM
MD
LG