Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алсу Сәетова: “Татар яшьләренә лидерлар кирәк”


Татарстанда Җиңү көне алдыннан дәүләт канаты астындагы яшьләр оешмалары төрле чаралар оештыра башлады. Кемдер бу яшьләрне өстән кушылганны үтәүчеләр дип әйтер, алар исә бу фикер белән килешми.


Чираттагы “Кызган таба”ның кунагы Татарстан Дәүләт шурасы каршындагы яшьләр иҗтимагый пулаты әгъзасы, «NewMedia» яшьләр мәгълүмат агентлыгы рәисе, Казан кызы - Алсу Сәетова.

Алсу Җиңү көне алдыннан ел саен нидер эшләргә тырышасыз, быел да тасмалар таратып йөргәнегез күренде, Казандагы мәңгелек ут яннарында хәрби киемнәрдә яшьләр басып тора…


Әйе, үзең күргәнчә, “Георгий тасмасы”н шәһәр буйлап күпләп тараттык. Ул акция шәһәрдә 12 апрельдән Җиңү көненә кадәр барачак. “1нче номерлы пост”та студентлар, мәктәп укучылары мәңгәлек ут янында сакта тора. Шулай ук, “Герой бабаңның портретын күрсәт” дигән акция бара. Быел Казанның ярминкә мәйданында 9 май бәйрәмендә махсус яшьләр колоннасы оештырыла. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган парадка килә алмаган яки инде вафат булган сугышчыларның фото рәсемнәрен оныклары, туганнары күтәреп йөртәчәк. Бу эшне яшьләрнең үзләре тәкъдим итте. Шулай итеп без барлык ил сакчыларына хөрмәтебезне күрсәтә алачакбыз.

Үзең бу эшләрдә күптән катнашасыңмы?

2005 елдан шөгыльләнә башладым, ул вакытта Җиңүнең 60 еллыгын бәйрәм иттек. Ветераннар янына барып өйләрен җыештырып, кибеттән кирәк-яраклар, ашамлыклар алып кайткан идек.

Шефлык эшләренә яшьләрне ничек җәлеп итә алдыгыз? Казандагы егет-кызлар мондый гамәлләр кылырга атлыгып тормый кебек?

Безгә әле беркемне дә җәлеп итәргә туры килмәде. Ветераннарга шефлык эшләрендә яшьләр үзәләре активлык күрсәтә, шалтыратып ничек ярдәм итәргә дип сорыйлар. Егет-кызларны эшсезлектә, битарафлыкта гаепләргә ашыкмасыннар иде. Чөнки без, үзебезчә, бик зур эшләр башкарабыз. Әлбәттә кулыбызда ул кадәр акча да, идарә итәрлек мөмкинлекләр дә күп түгел. Ләкин нәрсә булдыра алабыз шуны эшләргә тырышабыз. Бу мин генә дә түгел, 10, 100 кеше дә түгел, монда меңәрләгән яшьләр бергә берләшеп эшли.
Яшьләрнең Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуы

Татарстан буенча төрле бәйгеләр уза, аларның күбесе беренче чиратта яшьләрне мәгълүматлы итү өчен оештырыла. Мисал өчен, 1 апрельдән ел саен үтә торган республика күләм “Алтын каләм” яшь журналистлар бәйгесе старт алды. Быел бәйге Җиңүнең 65 еллыгына багышлана. Яшь журналистлар, каләм тибрәтүче егет-кызлар да ветераннарны, геройларны мәңгеләштерүдә үз өлешләрен кертә алачак. Мисал өчен, “Без” яшьләр оешмасы егет-кызлары бу эшне күпмедер башкарды инде. 9 май бәйрәмендә алар “Без хәтерлибез!” дигән китапны тәкъдим итәчәк. Ел дәвамында яшьләр сугышта катнашкан һәм сугыш чоры балаларының истәлек-хәтирәләрен язып алып, бер җыентыкка туплый алдылар, анда кызыклы фотосурәтләр дә керде.

“Без” яшьләр эшләре спорт һәм туризм министрлыгы канаты астында эшлиме? Аннан кала тагын нинди эшләп килүче яшьләр оешмаларын атый аласың?

Әлбәттә республиканың яшьләр министрлыгы безнең барлык оешмаларга ярдәм күрсәтә, бу беренче чиратта грантлар аша башкарыла. Чөнки ниндидер чара оештырыр өчен бераз акча, яки админстратив ярдәм кирәк. Ул ярдәмне без министрлыктан алабыз. Ләкин яшьләр иҗтимагый оешмалары үз эшләрен үзләре башкарырга тырыша, бу аларның дәрәҗәсен һәм тәҗрибәләрен арттыра.
"Студентлар язы" бәйрәмендә


Актив эшләүче оешмалардан: “Без”, талантлы яшьләр академиясе, кадрлар резервы мәктәбе, “«NewMedia» яшь журналистлар агентлыгы, студентларның хезмәт отрядлары, валантерлар, Студентлар Лигасы, саный китсәң шактый алар. Лига дигәннән, анда яңа рәис Тимур Сөләйманов сайлангач, ул яшьләр яңа идея-максатларга әзер, шундый югары кәефтә булуларына мин бик шатмын.

Яшьләр иҗтимагый пулатының инде бу икенче чакырылышы, шуңа күрә хәзер инде белемнәребез дә, тәҗрибәбез дә күбрәк. Әле күптән түгел Дәүләт шурасына ике канун әзерләп керттек. Берсе аның студентларның хезмәт отрядларына кагылышлы. Чөнки алар бүгенгә бернинди юридик статус алмаганлыктан, күп кенә проблемалар барлыкка килә. Ул канун Дәүләт шурасында кабул ителсә, студентларның хәлен яхшыртырга мөмкин булачак. Икенче әзерләгән кануныбыз валантерларга кагылышлы. Алар да юридик көчкә ия булмыйча, ныклап торып эшләп китә алмыйлар. Валантерларга бәйле канун да расланса, күп мәсьәләләргә ачыклык керер иде.

«NewMedia» яшь журналистлар агентлыгы ниләр белән шөгыльләнә?

Ул “Алтын каләм” фестивалендә катнашучылар белән бергә оештырылган. Төп максаты яшьләрнең файдалы гамәлләрен күрсәтү. Чөнки башка мәгълүмат чаралары яшьләрне күбрәк тискәре яктан сурәтли, эшсезлектә гаеплиләр, начар сыйфатларыбызны ачып күрсәтәләр. Әлбәттә алар бардыр, ләкин бөтен яшьләр шундый дигән сүз түгел. Без үзебезчә, файдалы эшләр эшләргә тырышабыз, сайлауларда, иҗтимагый чараларда катнашабыз.

Донор акцияләреннән читтә калмыйбыз, күптән түгел студентлар белән бер көндә 200 литр кан бирдек. Менә шушындый гамәлләребез турында күбрәк сөйләсеннәр иде, «NewMedia» нәкъ менә шул эш белән шөгыльләнә. Шулай ук яшь журналистларны берләштереп торучы үзәккә дә әйләнде. Әлеге агентлык аша яшьләрнең илдә барган вакыйгаларга карашын күрсәтүне дә максат итеп куйдык. Чөнки без барлык өлкәдә дә нидер эшлибез, әйтик сәясәт, икътисад, фән, белем бирү, барсы да керә монда.
Алсуның яшьләр иҗтимагый палутандагы ялкынлы чыгышларының берсе

Мисал өчен татар яшьләре өчен бәйрәмнәрне, милли гореф-гадәтләргә бәйле чараларны , туган тел көннәрен “Үзебез” яңа буын хәрәкәте оештыра. Сездә татар егет-кызларына үз телләрендә ниндидер эш башкарырга мөмкинлек бармы?

Яшьләр иҗтимагый пулатына килгәндә, андагы егет-кызларның 70 проценты татарлар. Кызганычка каршы, миңа татар яшьләре белән рус егет-кызлары аерылган кебек тоела. Әлбәттә бу дөрес хәл түгел, чөнки безгә бергә, бердәм булып эшләргә кирәк. Татар яшьләр оешмаларына килгәндә, мин алар белән аралашканда шуны сиздем, мин үзем татар булсам да, безгә карата татар яшьләре
"Без" оешмасының эшен күрсәтү
оешмаларының кайбер кешеләре агрессив карашта. Бу бәлки министрлыклар белән эшләгәнгә шулайдыр. Без бит хезмәттәшлеккә әзер, ниндидер чаралар оештырырга кирәк икән ярдәмләшеп, бергә оештыра алабыз. Менә син “Үзебез” хәрәкәте дип әйттең, мин алар турында бик аз беләм, ләкин беләсем килә. Татар яшьләр оешмаларындагы егет-кызлар белән аралашканда, безнең эшли ала торган, талантлы лидерларыбыз аз дигән сүзләр әйтелде. Без лидерларыбызны, алар идеяләрне биреп бергәләшеп эшләсәк яхшы булыр иде, ике арада аңлашылмаучанлыклар да бетәр иде.

Син яшьләр иҗтимагый пулатының эшләрен, башка оештырган чараларыгызны әйттең, ләкин анда күбрәк Русиякүләм бәйрәмнәр, хөкүмәт эшенә бәйле гамәлләр генә күренә. Татарстанга, нәкъ менә шушы төбәккә бәйле бәйрәмнәрне, татар яшьләренә юнәлгән эшләр бик аз?

Әйе килешәм, алга таба бу хәл үзгәрер дип уйлыйм.
XS
SM
MD
LG