Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр футболны үзләренчә уйный


Ноябрьски, Омски, Төмән, Түбән Варта, Чиләбе, Ялутрның татар яшьләре минифутол һәм волейбол ярышында катнашты. Бу чараны яшьләр үзләре оештырган, чыгымнарны да үзләре каплаган.


Алар футболны да үзләренчә уйный, яшәешләрен дә үзләренчә күрә. Төмәндә үткән ярышка килү өчен дә үзләре акча тапкан. Хәтта махсус кием эшләткәннәре дә бар.

Чиләбенең татар яшьләре оешмасы “Берлек”нең башлыгы Лилия Ибраһимова сүзләренчә, алар үз оешмалары исеме язылган футболка да эшләткән. Оешма әгъзасы җыемнары (взнос) һәм дискотека үткәргән акчаларын тотканнар. Ә Төмәнгә килү өчен автобусны да үзләре тапкан.

Аларның яшьләр оешмасына 7 ел. Спорт белән ныклап шөгыльләнә башлаганнарына 2 ел икән. Күбрәк ачык һавада җыелалар. Футбол уйныйлар. Үзләренең спорт заллары юк. Төмәнгә барлыгы 12 кеше килгән иде.


Әлеге чарада иң зур төркем Омскидан иде. “Омски данын якларга кирәк бит инде, шуңа тиз генә җыелдык та килдек, моңа кадәр футбол такымыбыз да юк иде”, дип белдерә алар. Сөйләшә белгәннәр, юл чыгымнарын каплау өчен химаячеләр дә тапканнар.

Ноябрьски (Ямал-Ненец автоном бүлгесе) яшьләре лидеры Булат Ханов һәр сорауга шаярып җавап бирә. “Безнең кала салкын якта, шуңа яшьләрне дә тиз генә җылытып, иҗтимагый эшкә тартам димә инде син”, ди ул. Турнирга алар 6 кеше килгән иде. Минифутболда үзләре генә уйнаса, волейбол ярышына Түбән Варта яшьләре белән кушылып бер такым булып чыктылар.


Төмәндәге “Яшь буын” хәрәкәте җитәкчесе Фәрит Курманов сүзләренчә, Урал һәм Себер якларындагы татар яшьләре беренче тапкыр спорт ярышына 2008 елның октябрь уртасында җыелган. Бүгенгә кадәр Төмән, Екатеринбур, Чиләбе, Первоуральски шәһәрләрендә очрашып төрле спорт ярышлары үткәргәннәр инде.

Бу юлы омскилар да килеп кушылганга чараны Русия күләмендә татар яшьләренең минифутбол һәм волейбол ярышлары дип атаган иделәр. Моңа кадәр булган ике тапкыр җыелуларын Урал федераль бүлгесенеке дигәннәр.


Төмән яшьләре минифутболда да, волейболда да I урынны алды. Ялутрлар (Төмән өлкәсе) минифутболда II булсалар, волейболда III урынны яулады. Волейболда чиләбеләр икенче булды.Омски такымы да беренче тапкыр гына уйнауларына карамастан минифутолда III урынны алды.

Билгеле булганча, кайдадыр федераль автономия, кайдадыр татар конгрессы бүлекләре бар. Әмма яшьләр аларның теләктәшлек белдереп кул сузмауларына үпкәләми. Эшкә аяк чалмасалар безгә шул җиткән, дип белдерә. Спорт өчен дә концертлар куйган, дискотекалар үткәргән акчаларын тота. Җитмәгәненә химаячеләр эзли.

XS
SM
MD
LG