Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаяз Исхакый Варшауда һәм Берлинда


Тел, әдәбият, сәнгать институтының юбилей кичәсе кунакларына Гаяз Исхакыйның әсәрләр җыелмасының 5нче томы тәкъдим ителде. Китапка әдипнең чит илдә иҗат ителгән проза һәм драма әсәрләре кертелгән.

Башка томнардан аермалы буларак, бу басмада китапның текстын төзүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лена Гайнановадан кереш сүз бар. Биредә ул Гаяз Исхакый тормышы турында җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган фактларны яза.

Китапка язган кереш сүзендә Лена Гайнанова 1918 елдагы вакыйгаларны искә ала. “Большевиклар Уфада Милли идарәне туздырып, банктагы акчаларын да конфискацияләгәч, Исхакый Милли идарә әгъзалары белән Кызылъярга күченеп китәргә мәҗбүр була. Бу вакытта әдип большевикларның хакимият башында озакка калачагына ышанмаган әле”, дип яза автор.

“Исхакый турында күп очракта “совет властен кабул итмәгән, чит илгә чыгып киткән”, дип кенә язсалар да, чит илгә ул Ватанга әйләнеп кайтыр өчен киткән”, ди Гайнанова.

Исхакый ул чорда чит илдә 7 зур күләмле әдәби әсәр иҗат итә, әмма матди хәле начар булу сәбәпле, аларны бастыра алмый. Берничә тапкыр матбага ачып карарга омтыла. Әмма бу эш 1928 елда гына булып чыга.

"Яңа милли юл" журналы
“Архангелдәге сөрген елларын бергә кичергән фикердәше, бу чорда исә, Польша хөкүмәтенең башлыгы, маршал Йозеф Пилсудский әдипне Варшауга чакырып ала, аңа үз матбагасын оештыруда ярдәм итә. Варшавада торып Берлинда “Милли юл”ны чыгара башлагач та, язган әсәрләрен 1937 елга кадәр бастыра алмый”, дип яза Лена Гайнанова.

Исхакый “Милли юл”ны башка кеше типографиясендә “өйдәш” булып бастырып яткан. Ә аның әдәби әсәрләре исә, эшмәкәр буларак үз типографиясен оештыргач кына ачыла башлый. “Милли юл” 1939 елга кадәр басылып килә. Әмма Һитлер Польшага сугыш башлагач, Исхакый Варшаудан чыгып китәргә мәҗбүр була.

Советлар берлегенә әйләнеп кайтырга теләп Исхакый Климент Ворошиловка да хат яза. Әмма ул Исхакыйга, Казанга кайткан очракта, тыныч тормыш вәгъдә итмәгән.

“Читтә авыр тормыш кичерсә дә, Исхакыйның оптимизмына сокланмый мөмкин түгел”, ди Гайнанова. Ул Япония, Кытай, Корея, Манчжуриядә яшәүче татарларның 17 мәхәлләсен бер Милли мәркәз астына туплый.

Икенче дөнья сугышыннан соң Гаяз Исхакый Төркиядә яши. “Салкын сугыш” чорында, 1953 елның май аенда Германиянең Мюнхен шәһәрендә Америка инициативасы белән оештырылган гайрерус мөһәҗирләренең конгрессына бара. Чыгыш ясый, “Милли байрак” исемле кулъязма мәҗмугада мәкаләләре чыга. Шул конгресстан соң Мюнхенда СССР халыклары өчен оештырылган “Азатлык” радиостанциясе эшли башлый.

Гаяз Исхакыйның 15 томлык әсәрләре җыелмасының 5-нче томында әдипнең “Өйгә таба”, “Көз”, “Локман Хәким”, “Татар кызы”, “Тәүбәгәк илгән хатын”, “Дулкын эчендә”, “Җан Баевич”, “Хәят Юлында”, “Олуг Мөхәммәд” классик әсәрләре кергән.
XS
SM
MD
LG