Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:45

Испаниядә биш кешенең берсе – эшсез


Испаниядә эшсезлек дәрәҗәсе агымдагы елның беренче 3 аенда 20% артып китте. Бу узган елның бу чоры белән чагыштырганда 1% артык.

Бу көннәрдә халыкара Standard&Poor агентлыгы Испаниянең инвестицияләрне җәлеп итү дәрәҗәсен төшерде.

Европа Берлеге Грециягә финанс ярдәмнең күләме һәм шартлары турында килешүгә “якынлашты”, дип хәбәр ителә. Сөйләшүләр нәтиҗәсе якшәмбе игълан ителер, дип көтелә.

Греция, Испания һәм Португалия икътисады бу көннәрдә финанс оешмалары һәм сәясәтчеләрне борчуга сала.

XS
SM
MD
LG