Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танылган һәм танылмаган геноцидлар: чиркәслар


Чиркәсләр өчен XIX гасырдагы Кавказ сугышы әле тәмамланмаган
Чиркәсләр өчен XIX гасырдагы Кавказ сугышы әле тәмамланмаган

Чиркәс халкы үзенә каршы җинаять дәвам итә, дип саный. Сочида Олимпия уеннарын оештыруны алар Освенцим концлагеренә барып күңел ачуга тиңли. 145 ел элек Русия патшасы әмере белән 300 мең чиркәснең юк ителүен әле бер ил дә геноцид дип танымады.

2014 елда Сочида Олимпия уеннарын уздыруга каршы булучыларга (тирә-якны саклаучы Greenpeace һәм хокук яклаучы Amnesty International оешмаларына) кайбер чиркәс оешмалары да кушылды.

2015 елда патша Русиясендә 300 меңләп чиркәснең юк ителүенә 150 ел тулачак. Дистәләгән мең кеше күрше Төркиядә, шулай ук Израил, Үрдүн, АКШта сыену тапты.

Чиркәсләр бүгенге көндә Русиянең 3 республикасында төп халык булып тора – Адыгея, Кабарда-Балкар һәм Карачай-Чиркәстә. Кавказда бер миллионга якын чиркәс яшәсә, чит илләрдә аларның саны 7 миллионга якынлаша.

“Олимпия уеннары Русиянең чиркәс тарихын юк итү сәясәте дәвамы ул”, ди АКШта туган Лиза Җаркаси.
Безнең туган илебез юк. Бу геноцид дип атала...


Нәселе белән чиркәсләрдән булган бу ханым үз эченә 30 чиркәс оешмасын алган “Сочи-2014 уеннарына каршы” кампанияне оештыручыларның берсе.

“Каберлекләр өстендә төзелеш бара. Без моны туктатырга тиеш”, дип сөйләде ул күптән түгел Грузия башкаласында узган чиркәслар җыенында.

Март ахырында Тифлистә “Яшерелгән милләтләр, дәвам иткән җинаятьләр: чиркәслар һәм Төньяк Кавказ халыклары тарих һәм хәзерге чор арасында” дип исемләнгән чара узды.

Анда катнашкан чиркәс оешмалары вәкилләре Русия империясенең 19 гасырда чиркәс халкына каршы геноцид кылуларын тануны сорап резолюция кабул итте һәм аны Грузия парламентына юллады. Парламент аны май ахырында карарга җыена.

Регнум мәгълүмат агентлыгының элекке Төньяк Кавказ бүлеге мөдире Фатима Тлисова
Грузия белгечләре резолюциянең хупланачагына бик ышанмый. Әмма танылган чиркәс җәмәгать эшлеклесе һәм журналист Фатима Тлисова, тарихи факт барыбер иртәме-соңмы геноцид булып танылачак, ди.

“Чиркәс халкына каршы геноцид кылынганын кайсы илнең беренче булып тануы мөһим түгел – Грузия буламы бу, Израилме, башка берәр илме. Быел булмаса киләсе ел булачак бу. Бу эшләрнең эчендә кайнаган кеше буларак әйтәм мин сезгә, без Грузия белән генә түгел, бу мәсьәләдә башка илләр белән дә элемтәдә торабыз. Бу кире кагып булмый торган тарихи факт. Тарихи ватанында 3%, чит илләрдә 97% яшәгән һәм туган якка кайта алмаган башка халыклар дөньяда юк. Безнең туган илебез юк. Бу геноцид дип атала”, диде Фатима Тлисова.
XS
SM
MD
LG