Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда прокуратура хокук яклаучылар белән хезмәттәшлек итәчәк


Татарстан прокуратурасы каршындагы тикшерү комитеты Казан хокук яклау үзәге белән хезмәттәшлек турында килеште. Тарафлар рәсми даирәләр һәм милиция хезмәткәрләре тарафыннан кылынган җинаятьләр турында мәгълүмат алышачак.

Казан кеше хокукларын яклау үзәге юристлары тикшерү комитетына үз киңәшләрен биреп торачак. Үзәк адвокатлары рәсмиләрдән зыян күрүчеләрне мәхкәмәдә яклаячак.

“Бу безнең илдә прокуратура каршындагы тикшерү комитеты белән хокук яклаучылар арасында төзелгән беренче шундый килешү, дип уйлыйм. Без комитет рәисе Владимир Киршинга иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә телә белдерүе өчен рәхмәтлебез. Безнең эшебез бер – кеше хокукларын яклау”, диде Казан хокук яклау үзәге башлыгы Игорь Шолохов “Комсомольская правда” басмасына.

Килешү 2011 елның 1 маена кадәр төзелгән.
XS
SM
MD
LG