Accessibility links

Украина һәм Русия премьер-министрлары Сочида очрашты


Русия һәм Украина премьер-министрлары Владимир Путин һәм Микола Азаров Сочида очрашып энергетика проектлары һәм авиация сәнәгатендә хезмәттәшлекне киңәйтү турында сөйләште.

Украинада карарлар кабул итү җиңел түгел, диде Азаров.

"Карарларны кабул итү җиңел булмаса да, без барлык фикерләрне исәпкә алабыз. Бу Украинада демократия үсештә, дигән сүз. Халык безгә үз ышанычын бирде, шуңа күрә без халык сайлаган сәясәтне алып барабыз", диде премьер.

Бу атнада Русия һәм Украина парламентлары Русиянең Кара диңгез көчләрен Кырымда 2042 елга кадәр калдыру карарын хуплады. Моның өчен Русия Украинага газны 30% ташлама белән сатарга ризалашты.

Украинаның көнбатыш яклы оппозициясе бу килешүне “Украинаның дәүләт мәнфәгатьләрен сату” дип бәяләде.

Кичә Азатлык радиосына биргән әңгәмәдә Украинының элекке президенты “Безнең Украина” фиркасе башлыгы Виктор Ющенко, хәзерге илбашы Виктор Януковичны берничә сәяси һәм әхлаки хата ясауда гаепләде. Аларның берсе – Кара диңгездә Русия көчләрен калдыру, диде Ющенко.
XS
SM
MD
LG