Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакуда полиция яшьләр җыенын таратты


Узган ел Нефть академиясендә булган атышларда һәлак булганнарны искә алыр өчен җыелган яшьләрне Баку полициясе куып таратты.

Узган елның 30 апрелендә Грузия ватандашы Фарда Гадиров уку йортына корал белән кереп 12 кешене атып үтерде, 13 кешене яралады, соңыннан үз үзенә атып һәлак булды.

Корбаннарны искә алу чарасы “Террорга юк” исеме астында үтәргә тиеш булган. Әмма иртәдән үк полиция бинаны камауга алып яшьләрне уку йорты тирәсенә китермәгән.

Нефть академиясенә якын урымнарна барыбер җыеннар узган, йөзләгән кеше кулга алынган.

Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Эхсан Заһидов сүләренә караганда, кулга алуларның сәбәбе - урам җыеннарының рәсми рөхсәтсез үтүе.

Нефть академиясендә бер ел элек булган бу фаҗигага бәйле 4 кеше мәхкәмә алдына басты.
XS
SM
MD
LG