Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бельгия депутатлары пәрәнҗә киюне тыя


Бельгия парламентының түбән пулаты җәмәгатьчелек урыннарында пәрәнҗә киюне тыю канунын раслады. Әгәр ул югары пулатта да яклау тапса, Бельгия пәрәнҗәне тыючы беренче Европа иле булачак. Шул ук вакытта бөтен йөзне каплаучы пәрәнҗәдән йөрүчеләр илдә бик аз.

Бельгия парламентындагы 136 депутатның канунга берсе дә каршы килмәде, икесе исә тоткарланды.

Әлеге канун сенат(югары пулат) тарафыннан расланса Бельгия Европада пәрәнҗә киюне җинаятькә санаучы беренче ил булачак. Аның өчен 15-25 еврога кадәр акча түләтү яки 7 көнгә иректән мәхрүм итү каралган.

Моннан тыш, җирле хакимият җинаятьчеләрне 250 евро акча түләтә ала.

Бельгиянең либераллар партиясе җитәкчесе Даниэл Баклен: “Пәрәнҗә дини түгел, ә беренче чиратта сәяси билге”, ди.

Аның партиясе пәрәнҗәне тыю беренче чиратта иминлек өчен кирәк дип бара. Шулай ук пәрәнҗә хатын-кыз өчен “ирекле төрмә” дип белдерә.

Әмма 1 ай элек кенә пәрәнҗәдән йөри башлаган 22 яшьлек Салма моның белән килешми.

Салма
“Бу һич кенә дә безнең шәхсиятебезне, ирегебезне кысу түгел. Мин белүемчә, бу күп хатын-кызларның үз ихтыяры. Аларны беркем дә мәҗбүр итми. Әмма моны аңламаган кешеләр бар икән, без берни дә эшли алмыйбыз”, ди ул.

Чебенгә чүкеч белән кизәнүне хәтерләтә

Тәнкыйтьчеләр мондый тыюның кирәклеген шик астына куя. Чөнки Бельгиядә яшәгән 3% мөселманның бары бик азы гына пәрәнҗәдән йөри.

Брюссельдәге Ирекле университетының дин һәм дөньявичылыкны өйрәнү бүлегеннән Каролина Сагессер: “Бу чебенгә чүкеч белән кизәнүне хәтерләтә”, ди.

Бельгия мөселманнары оешмасы җитәкчесе урынбасары Изабель Прайле әлеге тыю җәмәгатьчелектә тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип саный. Аныңча, сәясәттә, кайбер басмаларда мөселманнар белән өркетү киләчәктә төрле бүленешләргә, хәтта көч куллануга да китерүе ихтимал.

Франция Бельгиянең “эзенә” басып килә

Amnesty International халыкара хокук яклау үзәге бу дин иреклеген кыса һәм киләчәктә барлык Европа өчен куркыныч “үрнәк” булып торуын әйтә.

Хокук яклау оешмасы Бельгия сенатын әлеге канунны раслаганчы киредән карарга чакыра. Әмма белгечләр пәрәнҗәне тыю кануны сенатта да расланыр дип фаразлый.

Ләкин югары пулатның кайбер вәкилләренә канунның бар ягы да ошамый. Чөнки канунда полиция, янгын сүндерүчеләр махсус битлек кия, шулай ук мотоциклда йөрүчеләр битне каплаучы башлык белән йөри ала, карнавалларда да бәйрәм битлекләре кию тыелмый дигән искәрмәләр бар.

Франциядә мәктәпләрдә пәрәнҗә кию инде 2004-нче елда ук тыелды. Ил президенты Николя Саркози хәзер хөкүмәткә бу өлкәдә канун өлгесен эшләргә йөкләмә бирде. Европада мөселманнар саны нигезендә Франция беренче урында тора. Анда яшәүче халыкның 5 миллионы (7,5%) мөселман.
XS
SM
MD
LG